+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 март 2019, 12:01

Медицинага – гомерлеккә

Тормышта үз билгеләнешен тапкан кешедән дә бәхетлесе юк, ди халык. Әгәр бу раслауга ышансак, хирургия бүлекчәсенең өлкән шәфкать туташы Ризида Әнәсовна Хәйретдинова бәхетле генә түгел, ул - язмыш иркәләгәннәрнең берсе, чөнки медик һөнәре гомер-гомергә иң хөрмәт ителүче һәм абруйлыларның берсе булды.

Тормышта үз билгеләнешен тапкан кешедән дә бәхетлесе юк, ди халык. Әгәр бу раслауга ышансак, хирургия бүлекчәсенең өлкән шәфкать туташы Ризида Әнәсовна Хәйретдинова бәхетле генә түгел, ул - язмыш иркәләгәннәрнең берсе, чөнки медик һөнәре гомер-гомергә иң хөрмәт ителүче һәм абруйлыларның берсе булды.
Р.Ә.Хәйретдинова сүзләре буенча, медицина аны һәрвакыт җәлеп итә, шуңа күрә Туймазы медицина училищесын тәмамлаганнан соң район дәваханәсенең кабул итү бүлекчәсендә эшли башлый. Аннан соң кияүгә чыга, иренең туган авылы Камышлыга күченә һәм берничә ел фельдшер булып эшли.
Тиздән яшь гаилә Бакалыда йорт төзи һәм район үзәгенә күченеп китә. Ризида Әнәсовна 10 ел гинекология бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшли, һәм менә 15 ел инде ул хирургия бүлекчәсенең өлкән шәфкать туташы. Шушы елларда үзенең бурычларын бик яхшы башкара - шәфкать туташларының һәм санитарларның эшенә оста җитәкчелек итә, алар арасында эшне квалификацияләренә һәм компетентлыкларына туры килерлек итеп бүлә, табиб күрсәтмәләренең үтәлешенә контрольлек итә, хезмәт коллективында дисциплина һәм эчке тәртип булдыру белән шөгыльләнә.
Аның вазыйфасына шулай ук җиһаз, медикаментлар һәм инструментлар кайтаруга заявка бирү, наркотик һәм көчле тәэсирле медикаментларның исәбен алып бару, аларның файдаланышына контрольлек итү һәм башка күпләр керә. Өлкән шәфкать туташының грамоталы эше нәтиҗәсендә бүлекчәдә тәртип, табиб күрсәтмәләренең барысы вакытында үтәлә, бу мөһим, чөнки хирургия – безнең дәваханәнең авыр участокларының берсе. Анда көн саен авыр чирлеләр килә, операцияләр үткәрелә, һәм эшләүче белгечләрдән таләп катгый.
Ризида Әнәсовна коллективта хөрмәт ителә, коллегалары белән җылы, дустанә мөнәсәбәттә, чөнки ул үзе аларга хөрмәт һәм игътибар белән карый. Ул – югары категорияле шәфкать туташы, БР Сәламәтлек саклау отличнигы. Күптән түгел күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен коллегабыз Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Көндәлек тормышта Р.Ә.Хәйретдинова сөекле хатын, хәстәрлекле әни һәм картәни. Тормыш иптәше Фәнил Заһитович белән кыз һәм ул үстерделәр, аларга белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәмләштеләр. Һөнәренең катлаулы булуына һәм буш вакыты җитмәвенә карамастан, Ризида Әнәсовна җәй көне чәчкәләр үстерергә, табигать кочагына чыгарга, кышын чаңгыда шуарга ярата.
Марина Галиева,
район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы.
Читайте нас: