+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 март 2019, 12:07

Нәтиҗәләр сөендерә

2018 елда Надежда Вячеславовна Кутлина үз төркеменнән - 2088 центнер, Вера Михайловна Алчинова – 2066 ц, Наталья Федоровна Лобанова 2049 центнер сөт савып алдылар. Галина Александровна Алчинова, Надежда Михайловна Матузенко һәм Алена Александровна Алчинованың нәтиҗәләре бераз түбәнрәк.

2018 елда Надежда Вячеславовна Кутлина үз төркеменнән - 2088 центнер, Вера Михайловна Алчинова – 2066 ц, Наталья Федоровна Лобанова 2049 центнер сөт савып алдылар. Галина Александровна Алчинова, Надежда Михайловна Матузенко һәм Алена Александровна Алчинованың нәтиҗәләре бераз түбәнрәк.
“Боҗыр” җәмгыятенең Боҗыр фермасында күп еллар эшлибез. Ел йомгаклары буенча отчет җыелышына һәрвакыт аеруча шатланып барабыз. Чөнки производство күрсәткечләре ел саен тотрыклы. Фермада нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар булдырылган, барлык төп процесслар механикалаштырылган. Җәен дә, кышын да – ягъни ел әйләнәсенә азыклар белән проблемаларны белмибез. Савым көтүе терлекчеләре Алексей Алябьев, Айрат Антипов, Олег Купцов, Юрий Корнилов, Максурбек Урузбаев малларны намуслы тәрбиялиләр. Без, операторлар, үз чиратыбызда күрсәткечләрне яхшыртырга, коллективны һәм гомумән кооператив җитәкчелеген кыен хәлдә калдырмаска тырышабыз.
Сөт - һәрвакыт таләп ителүче продукт. Аны сатудан кооператив кассасына акча керә. Сыйфатлы продукцияне югары һәм беренче сорт белән саткан өчен, өстәмә түләү алабыз.
Җыелышта без авыл хуҗалыгы производствосын алга таба үстерүгә кагылышлы күп кызыклы һәм мөһим мәгълүмат ишеттек.
Без, терлекчеләр, бу елга куелган бурычларны уңышлы үтәргә ниятлибез.
Кооператив рәисе Әгъләметдин Әнгамович Хөснетдиновның пенсиягә китүенә гаҗәпләндек, әлбәттә. Аның белән әле тагын эшләү теләгебез бар иде. Производствоны оста оештыручы, көчле җитәкче, кешелекле, безнең белән һәрвакыт уртак тел тапты. Без дә намуслы эшләргә, аны кыен хәлдә кардырмаска тырыштык.
Яңа рәис Иван Федорович Алчинов – безнең элекке баш инженер – шулай ук остазына лаеклы булачагына, эшкә теләк белән тотыначагына, һәм куелган максатларыбызга бергәләп ирешә алачагыбызга, хуҗалыкның алга таба да районның ныклы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе буларак данланачагына ышанабыз.
Надежда Кутлина, Вера Алчинова, машина белән саву операторлары.
Читайте нас: