+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 март 2019, 15:15

Бөек Пост башланды

Кадерле диндарлар! Барыгызны Бөек Пост башлану белән котлыйм!
Бөек Пост Изге Пасха бәйрәменә кадәр 7 атна элек башлана һәм Четыредесятницадан (кырык көн) һәм Страстная Седмицадан (Пасха алды атнасы) тора.
Дүрт ункөнлек Коткаручының Үзенең кырык көнлек Посты хөрмәтенә, ә Страстная седмица Иисус Христосның җирдәге тормышының соңгы көннәрен, газап чигүләрен, үлемен, җирләнүен искә алу хөрмәтенә билгеләнә. Бөек Пост Страстная седмица белән бергә 48 көн дәвам итә.
Тарихыбызның берничә дистә елларында Бөек Постны үткәрүнең күп традицияләре югалтуга дучар ителгән иде, шул исәптән аның асылын һәм мәгънәсен аңлау да. Күп кешеләр өчен Бөек Пост ниндидер диета тоту кебек булып кала. Кайберәүләр хәтта организмга файдалы булганы өчен Пост тотарга кирәк дигән фикерне тараталар. Әмма чынында Бөек Постның безнең тәнебезгә мөнәсәбәте аз. Кеше бөтен гомере дәвамында үзен ирекле рәвештә яки мәҗбүри нәрсәнедер чикли. Кайсыдыр мәгънәдә Адәмнең гөнаһка керүеннән соң кешенең барлык тормышы Постка охшаш авыр юл ул. Әмма Бөек Пост – тән өчен түгел, җан өчен диета ул. Шуңа күрә безнең рухыбыз, ә без гадәти вакытта аның турында онытып куябыз, аерым хәстәрлек күрүгә мохтаҗ.
Бөек Пост вакытында кеше генә ризыклардан баш тарта һәм шуның аркасында үз рухын яхшырак тоя башлый. Әмма миннән “Бөек Постта нәрсә мөһимрәк –азыктан баш тартумы яки Бөек Пост гыйбадәтләрендә катнашумы”, - дип сорасалар, мин, әлбәттә: “Гыйбадәттә катнашу мөһимрәк”, - дип җавап бирер идем.
Постны киметүне рөхсәт иткән кешеләр категориясе бар. Болар - авыр чирлеләр, Пост тотарга теләп тә, тота алмаучылар. Мин үземнең руханилык тәҗрибәмдә гомерләре буена Пост тоткан карт әбиләрнең инде Пост тота алмаганнан елауларын еш күрәм. Әгәр аларга Постны киметергә фатыйха бирсәләр дә, алар барыбер, күзләре яшьләнеп булса да, бу Постны күзәтергә тырышалар, чөнки бу аларның күңел ихтыяҗы. Һәм бу кешеләр, аларга Пост тотарга авыр булса да, гыйбадәтләргә барыбер йөриләр. Бөек Пост гыйбадәтләрендә катнашу кешенең рухын тазарта, аны Аллаһыга якынайта, ә бу Христос белән очрашу тәҗрибәсен гыйбадәтләрдә һәм Чиркәү йолаларында кичерү өчен, үзеңнең рухыңны һәм тәнеңне әзерләү зарур. Бөек Пост шуның өчен кирәк тә.
Бөек Пост безне дөнья ыгы-зыгысыннан читләштерә, без үзебезгә кайтабыз һәм Христоска киләбез. Пост – бу күңелне дәвалау мөмкинлеге. Пост – бу мәңгелеккә әзерләнүгә мөмкинлек. Пост – гаҗәеп вакыт, аны рухи яз дип тә атыйлар.
Иерей Василий КУЗНЕЦОВ, Килей авылының Изге Троица храмы һәм Иске Маты авылының “Спас Нерукотворного Образа” храмы настоятеле.
Читайте нас: