+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 март 2019, 15:07

Күңелле бәйрәм

Балачакның иң матур мизгелләре тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн белән бәйледер. Иске Корыч урта мәктәбе булачак 1нче сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрде. Бу бәйрәмне балалар гына түгел, әти-әниләр дә түземсезләнеп көттеләр.

Балачакның иң матур мизгелләре тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн белән бәйледер. Иске Корыч урта мәктәбе булачак 1нче сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрде. Бу бәйрәмне балалар гына түгел, әти-әниләр дә түземсезләнеп көттеләр.
Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәр-бияче Ләйлә Шәйхуллина белән матур шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Аларны кунакка чакыручы 4нче сыйныф укучыларының да, сыйныф җитәкчесе Резида Венировна Мәннапованың да эшләре кайнап торды. Төрле әкият геройлары костюмнары, җыр-бию, шигырь юллары, истәлек өчен бүләкләр әзерләнде.
Һәм менә көтеп алган көн җитте. Әти-әниләре белән җитәкләшеп, Иске Корыч һәм Иске Гусево авылының булачак беренчеләре, ә алар 24 бала, тәү тапкыр мәктәп ишеген ачтылар. Аларны булачак беренче укытучылары Резида Венировна һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сөләйманова Ильвира Илфировна сәламләделәр. Балаларны кызыклы, мавыктыргыч әкият дөньясы көтә иде. Менә Кызыл Калфак (Ралина Шәрипова), Фея (Зарина Рәшитова), Керпе (Румил Шәйхуллин) мәктәптә тик тырыш, тәртипле бала булсаң гына “чын укучы” була алачакларын аңлаттылар, ә Буратино (Илдан Сәлимгәрәев) белән Убырлы Карчык (Камила Тимергалиева) төрле сынаулар үткәреп, “Үсеш мәктәбенең” йозагын ачтылар. Белмәмеш (Амир Шафыйков) һәм Доктор Айболит (Лейла Акберова) балаларга портфельне дөрес итеп җыярга һәм үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Ә “машинист” Азамат Сәлахов нәниләрне төрле станцияләргә сәяхәткә утыртып алып китте. Балаларны һәр тукталыш саен биремнәр, табышмаклар, хәрәкәтле җыр-биюләр көтә иде.
Бәйрәм бер сулышта үтте. 4нче сыйныф укучыларының рольләргә кереп уйнаулары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре (Наил Зарипов, Гөлшат Кәримова, Илдар Аптикаев, Ильвир Хәмидуллин) булачак 1нче сыйныф укучыларына үрнәк булды. Ә бит 4нче сыйныфлар, үз белемнәрен төрле район фәнара олимпиадаларда күрсәтеп, мәктәпкә бик күп призлы урыннар яулаучылар. Мәсәлән, рус теле буенча К.Тимергалиева - 1нче, Гөлшат Кәримова - 2нче, Лейла Акберова - 3нче, ә табигатьне өйрәнү фәне буенча Наил Зарипов 3нче урынны алса, иншалар конкурсында Лейла Акберова 2нче урын яулаган. Шулай булгач, булачак беренчеләрнең 4нче сыйныфның эшен дәвам итеп, тырышып белем алып, укытучы Резида Венировна Мәннапова белән зур уңышларга ирешерләр дип өметләнәбез. Балаларга, әти-әниләргә, сыйныф җитәкчебезгә күңелле бәйрәм бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәбез.
Лүзә ЗАРИПОВА, 4нче сыйныфның ата-аналар комитеты рәисе.
Читайте нас: