+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 март 2019, 15:05

Көн темаларына

Район хакимиятендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов рәи-слегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссиянең утырышы узды.

Район хакимиятендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов рәи-слегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссиянең утырышы узды.
Утырышта «Рос-потребнадзор»ның БР буенча идарәсенең Туймазы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-экспертлары А.М.Газетдинова, А.Г.Гайнанова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча аның урынбасары Т.Х.Сәмигуллина, табибә-эпидемиолог А.К.Мусина, авыл биләмәләре башлыклары, район үзәгенең кайбер учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Көн тәртибенә гриппны һәм кискен респиратор вируслы инфекцияне профилактикалау, дәвалау-профилактикалау учреждениеләренең авыруларның эпидемик күтәрелеш чорында эшкә әзерлеге, ВИЧ-инфекция буенча эпидемиологик хәл, җенси юл белән тапшырылучы инфекцияләр белән авырулар, ташкынга каршы чараларны оештыру турында темалар керде. Шушы актуаль мәсьәләләр буенча җентекле докладлар һәм чыгышлар яңгырады, алар эпидемик хәлне яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр белән бергә алып барылды. Билгеләнгән проблемалар кысаларында дискуссияләр, тикшерүләр үтте.
Районда кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп буенча эпидемиологик хәлне тотрыклыландыру, ВИЧ-инфекция, җенси юл белән тапшырылучы инфекцияләр таралуны кисәтү, ташкынга каршы чаралар оештыру максатларында комиссия учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә тәкъдимнәр белән карар кабул итте.
Николай КУЗНЕЦОВ фотосы.
Читайте нас: