+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 март 2019, 15:03

Һәр җирдә өлгерәләр

Урал белән Лилия Каша-повларның хезмәт сөючәнлеге һәм эшлекле сыйфатлары турында без күптәннән ишетеп беләбез. Менә бу тапкырында да Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә ихаталарның үрнәкле хуҗалары белән кызыксындык, беренче итеп безгә шәхси эшкуарлар Кашаповларны атадылар.

Урал белән Лилия Каша-повларның хезмәт сөючәнлеге һәм эшлекле сыйфатлары турында без күптәннән ишетеп беләбез. Менә бу тапкырында да Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә ихаталарның үрнәкле хуҗалары белән кызыксындык, беренче итеп безгә шәхси эшкуарлар Кашаповларны атадылар.
Гаиләнең крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2013 елдан уңышлы үсеш ала. Алты ел элек “Эш башлаучы фермер” программасында катнашу нәтиҗәсендә алар 1,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алалар, шул средствога техника сатып алалар һәм эшчәнлек башлыйлар. Бакалы совхозының ташландык бакчаларының 50 гектарын арендага алалар, бакча җиләге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Әлеге вакытта бакча җиләгенең ике төрен үстерәләр. Үз эшләрендә экологик чиста продуктка басым ясыйлар, шуңа күрә Кашаповларның даими сатып алучылары да, ышанычлы заказчылары да бар.
Бакчачылык белән бергә 125 гектар пай җирендә һәм авыл билгеләнешендәге җирдә үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Анда бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр үстерәләр. Ашлык саклау өчен зур склад төзиләр. Пайчыларга ашлык һәм печән белән исәп-хисап ясыйлар, артыгын халыкка саталар, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен файдаланалар, ә ул аларның зур гына – сыерлар, бозаулар, яздан көзгә кадәр тавыклар, үрдәкләр, бройлерлар. «Шундый зур хуҗалыктагы эшләрне ничек башкарып чыгарга өлгерәсез?» дигән сорауга Урал һәм Лилия: «Авыл эшенә без күнеккән кешеләр», - дип җавап бирәләр. Крестьян гаиләләрендә туып-үскәннәр, эш көне аларда иртә таңнан башланып, караңгы кичтә генә тәмамланган. Кашаповларның көннәре җәйге вакытта, бакчада да, басуда да эш күп булганда, аеруча киеренке үтә. Яллаган эшчеләр, шулай ук кызлары Алсу ярдәмләшә. Кашаповларның улы Ильвир армиядә хезмәт иткәннән соң Уфа шәһәрендә полициядә эшли, читтән торып БДУда белем ала. Отпуск вакытында һәм ял көннәрендә ул да әти-әнисенә ярдәмләшә.
Урал Шәйнурович фермерлык хуҗалыгыннан башка халыктан ит җыю белән шөгыльләнә. Кышкы чорда авыл биләмәсе хакимияте белән килешү буенча үз тракторында авыл урамнарын кардан тазарта. Хуҗалыкта, ихатада, өйдә эшләренең күп булуына карамастан, ул авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша.
Лилия Габделхәевна 19 ел ихатасында һәм КФХдагы эшен “Башнефть” АЗСы операторы бурычларын үтәү белән уңышлы яраштыра, оешмада аны җаваплы һәм компетентлы хезмәткәр буларак беләләр. Коллегалары аның яхшы характерлы, ярдәмчел һәм намуслы булуын билгелиләр.
Фермерлар бизнесның социаль җаваплылыгы турында да онытмыйлар. Авыл чараларының даими иганәчеләре, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, мәктәп, балалар бакчасы, авыл юлларын ремонтлауда ярдәмләшәләр. Ике ел рәттән авыл биләмәсе территориясендә урындагы инициативаларны хуплау программасы проектын тормышка ашырганда зур иганәчелек ярдәме күрсәткәннәр.
Гаилә бизнесның шунда ук зур керем китермәвен билгели. Башта шәхси средстволар салырга, җитештерүчән эшләргә, сату базары табарга кирәк. Боларның барысы Кашаповлар өчен үтелгән этап. Алар фермерлык эшчәнлегенең отышлы һәм кызыклы булуын, әмма тир түгеп эшләргә кирәклеген беләләр.
Эльвира СОЛТАНОВА.
Читайте нас: