+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 16:59

Ашыгыч ярдәм кичектергесездән нәрсә белән аерыла?

Аерма ни өчен булдырылган һәм ничек ярдәм чакырырга
Кичектергесез ярдәм бүлекчәләре поликлиника карамагындагы “ашыгыч ярдәм”гә йөкләнешне киметү өчен булдырылганнар.
Ашыгыч ярдәмне дә, кичектергесезне дә шул ук “03” телефоны буенча чакырырга мөмкин. Сез шушы номерга шалтыратасыз икән, диспетчер сезгә авыру кешенең хәл торышын сорап сораулар бирә.
Аннан соң кеше хәленең авырлыгына карап, диспетчер чакыруны ашыгыч ярдәмгә яки поликлиниканың кичектергесез ярдәменә җибәрә.
Кичектергесез ярдәм кайчан килә
Грипп һәм кискен респиратур вирус вакытында температура булу, баш әйләнү, баш авырту һәм күкрәк читлегендә авырту, невралгия, тын алу авырлашу (астмадан тыш), шулай ук хроник авырулар көчәйгәндә (гомергә куркыныч янамаганда) сезнең чакыру кичектергесез ярдәм буларак кабул ителә.
Кичектергесез ярдәм бригадасы кеше гомеренә турыдан-туры куркыныч янамаганда һәм ашыгыч госпитальләштерү таләп ителмәгәндә бара. Кичектергесез ярдәм табибы авыруның хәл торышы җитди булуын ачыкларга мөмкин. Бу очракта ул ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ул кешене госпитализацияли.
Ашыгыч ярдәм кайчан килә
Ашыгыч ярдәм кеше гомеренә куркыныч янаганда һәм ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда бара. Бу ярдәм бәхетсезлек очракларында, гадәттән тыш, төрле кискен хәлләр булганда, мәсәлән, сынулар, җәрәхәтләнүләр, йөрәк өянәге, агуланулар, аң югалту, кан китү белән кискен авырганда һ.б. күрсәтелә.
Читайте нас: