+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 17:35

Хезмәтне саклау айлыгы

1 апрельдә Башкортстан Республикасында ел саен 28 апрельдә билгеләнүче Хезмәтне саклау көненнән соң хезмәтне саклау айлыгы старт ала.

1 апрельдә Башкортстан Республикасында ел саен 28 апрельдә билгеләнүче Хезмәтне саклау көненнән соң хезмәтне саклау айлыгы старт ала.
Айлыкның максаты һәм бурычлары - хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау эшен камилләштерү, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр өчен хәвефсез эш шартлары булдыру белән кызыксынганлыгын арттыру, производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар дәрәҗәсен киметү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау эше буенча уңай тәҗрибәне пропагандалау.
Айлык кысаларында район оешмаларында подразделениеләрдә һәм гомумән оешмада хезмәтне саклау торышын тикшерү; хезмәткәрләргә хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәт законнары таләпләре турында мәгълүмат бирү; хәвефсез хезмәтне популярлаштыруга һәм җитештерү мәдәниятен күтәрүгә юнәлтелгән смотрлар, конкурслар һәм башка чаралар үткәрү; хезмәтне саклау проблемалары, хезмәткәрләрнең аерым категорияләренең хезмәт хокукларының күзәтелүе (хатын-кызларның, 18 яше тулмаганнарның) мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, «түгәрәк өстәлләр»; медицина караулары үткәрү максатка юнәлешле булып тора.
Муниципаль районда хезмәтне саклау айлыгын оештыру һәм үткәрү турында положение белән район хакимиятенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Татьяна РОГАЛЕВА,
Көнбатыш районара халыкны яклау үзәге ДКУның Бакалы районы буенча бүлегенең хезмәтне саклау белгече.
Читайте нас: