Күптән түгел Бакалыда янгын булды. Килгән янгын сүндерүчеләр шәхси йорт ихатасында мунча янәшәсендәге утынлыкның дөрләп януын күрәләр. Янгын турында йорт хуҗабикәсе вакытында хәбәр итеп өлгерә.
Ачыклануынча, хуҗа соңгы тапкыр ике көн элек ягылган мунча мичен тазарткан, көлен утынлыкка түккән. Хуҗа көл суынган, инде күмере дә юк һәм куркыныч янамый дип уйлаган. Нәтиҗәдә, ике сәгатьләп вакыт үткәч, утынлык янып китә. Янгын белән көрәшүчеләрнең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә янгын зурга әйләнми. Янгын сүндерүчеләр йорт яны корылмаларын, шул исәптән күрше йорт хуҗалыгы территориясендә урнашкан корылмаларны саклап калалар. Кеше факторы шулай чираттагы такыр янгын чыгуның сәбәбе булды.
Мич көле вак күмерләр исәбенә тәүлектән артыграк янгын хәвефен сакларга, сүрелгән күмерне көйрәтеп киткәнчегә кадәр кыздырырга мөмкин. Зур җылылык бирү көченә ия булып, ул агач, кәгазь һәм пастмасса материалларны яндырып җибәрергә сәләтле, көлдә берничә тәүлеккә кадәр аларны яндырып җибәрердәй процесс барырга мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре мич эченнән алынган көлне һәм шлакны су сибеп сүндерү һәм махсус урынга кую таләпләрен белгели. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Мичтән алынган көлне потенциаль янып китү мохите булмаган урынга чыгарырга, шул ук вакытта аны җылылык эффекты булу-булмауга тикшерергә кирәк, көл суынган булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне санга сукмаучылар да бар, мичтән һәм мунчадан көлне картон, агач тартмаларга яки тимер чиләкләргә салып чыгаралар, аларны агач идәнгә куялар, үзләрен һәм якыннарын үлемечле хәвефкә дучар итүләрен белмиләр. Агач көлен утильләштерү өчен аяклы һәм капкачлы тимер контейнердан файдалану яхшы. Яңа алынган көл белән сыешлыкны янып китүче материаллардан һәм корылмалардан ераккарак урнаштырырга.
Янгын чыкканда яки янып китүләр булганда «01» телефоны, мобиль телефоннан «101» яки «112» саннары буенча объектның, янгын чыккан урынның төгәл адресын, шулай ук үз фамилиягезне әйтеп янгын сагына хәбәр итегез.
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.