-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 16:58

Мөһим органны саклагыз

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара нефрология оешмалары һәм җәмгыятьләре мәгълүматлары буенча, бөер системасы чирләреннән җәфаланучылар саны бүген Җир шары халкының 10 процентына якыны тәшкил итә, һәм бу сан, кызганычка каршы, арта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара нефрология оешмалары һәм җәмгыятьләре мәгълүматлары буенча, бөер системасы чирләреннән җәфаланучылар саны бүген Җир шары халкының 10 процентына якыны тәшкил итә, һәм бу сан, кызганычка каршы, арта.
Күп очракта сүз еш кына үлем белән тәмамланган авыр хроник яки хроник категориягә күчүче чирләр турында бара.
Күпләребезнең “кискен бөер җитешмәүчәнлеге” һәм “хроник бөер җитешмәүчәнлеге” диагнозлары турында ишеткәне бар, әмма аларның еш кына башка чирләр булганда үлү хәвефе факторын арттыручы сәбәп булуын азлар гына белә. Мәсәлән, йөрәк-кан юллары системасы чирләре, шикәр диабеты, СПИД һәм башка авырулар булганда. Бу, беренче чиратта, бөерләрнең төп функциясе – организмдагы шлакларны, зарарлы матдәләрне һәм Бу функциянең бозылуы организмның тиз агулануына, барлык системалар эшчәнлеге бозылуга һәм ахырда үлемгә китерә. Бөер эшчәнлеге җитешмәү шартларында чирләрне дәвалаганда дарулар куллану - организмны агулау куркынычы ул.
Сезнең бөерләрне саклап калырга ярдәм итәчәк кагыйдәләр:
тоз һәм ит ризыкларын күп кулланмагыз.
Тән авырлыгын контрольдә тотыгыз: артык авырлык җыймагыз һәм аны кинәт киметмәгез.
Яшелчә-җимешләрне күбрәк кулланыгыз, югары калорийлы азыкны чикләгез, консервалар һәм тозланмалар ашарга тырышмагыз.
Күбрәк сыеклык: төче су, яшел чәй, бөер өчен файдалы фиточәйләр, натураль морслар һәм компотлар эчегез (2-3 литр), бигрәк тә елның эссе вакытында.
Тәмәке тартмагыз һәм алкогольле эчемлекләр белән мавыкмагыз, мөмкинлеккә карап, көненә 15-30 минут яки атнасына берәр сәгать өч тапкыр физкультура белән даими шөгыльләнегез (йөрәккә кебек үк, бу бөерләр өчен дә мөһим).
Күбрәк хәрәкәтләнегез (җәяү йөрегез, мөмкинлеккә карап, лифттан файдаланмагыз һәм башкалар). Авыртынуны баса торган даруларны күп кулланмагыз (алардан тулысынча баш тарту мөмкинлеге юк икән, аена 1-2 таблеткага кадәр чикләгез), табиб кушмый торып, бәвел кудыргыч дарулар кулланмагыз.
Производствода һәм көнкүрештә (машина ремонтлаганда, хезмәтләндергәндә, йорт яны участогында эшләгәндә һ.б.) органик эреткечләр һәм авыр металлар, инсектицидлар һәм фунгицидлар белән контактлардан үзегезне саклагыз, саклану средстволары кулланыгыз.
Кояшта озак булмагыз, бил тирәсен һәм янбаш органнарын, аякларны өшетүдән сакланыгыз.
Бөерләр торышын бәяләү мөмкинлеген бирүче (бәвелгә, кандагы креатининга анализ, УЗИ – елына бер тапкыр) медицина карауларын даими үтегез.
Артериаль кан басымын, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз.
Гүзәл РИЯНОВА, район үзәк дәваханәсенең табибә-терапевты.
Читайте нас: