+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 16:57

Һөнәрен яратып

Авыл җирендә фельдшер бик таләп ителгән һөнәр. Бигрәк тә авыл кешеләре арасында лаеклы абруй яулаган Юлия Малова кебек игелекле, игътибарлы һәм ярдәмчел белгеч.

Авыл җирендә фельдшер бик таләп ителгән һөнәр. Бигрәк тә авыл кешеләре арасында лаеклы абруй яулаган Юлия Малова кебек игелекле, игътибарлы һәм ярдәмчел белгеч.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Юлия Валерьевна авыл кешеләренә ярдәмгә килергә әзер. Ә участок территориясендә – Дияш һәм Сүс заводы авылларында - контингент төрле. Анда 400гә якын кеше яши, алар арасында балалар, инвалидлар, эшләүчеләр бар.
Туймазы медицина колледжын акушерка белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң яшь кыз туган районыбызга кайтты һәм Учтым авылы ФАПында хезмәт эшчәнлеген башлады. Аннан соң район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә эшләде, ә декрет ялыннан соң, 2012 елдан, Дияш фельдшерлык-акушерлык пунктына мөдирлек итә.
Биредә эш билгеләнгән график буенча алып барыла - авыруларны кабул итү, өйләренә барып аларга патронажлык итү, диспансерлаштыру, мәктәпкәчә белем бирү төркеменә, мәктәпкә бару һәм, әлбәттә, санитария-агарту эше. Фельдшер яман гадәтләрне профилактикалау буенча халык арасында актив эш алып бара, балалар авыруларын кисәтү буенча күп балалы әниләр белән, шулай ук чирләрне булдырмау буенча үсмерләр мохитендә һәм өлкән буын вәкилләре арасында эшли. Карау үткәргән арада авырулар аңа үзләрен борчыган чирләре турында сөйләргә, киңәшләр сорарга һәм дарулар кабул итү буенча тәкъдимнәрне тыңларга да өлгерәләр. Ягъни фельдшер медицина хезмәткәре генә түгел, бәлки пациентларга мораль ярдәм күрсәтүче психолог та.
Һәр авыл кешесе кебек, Юлия Валерьевна гаиләсенә, йортына зур игътибар бүлә. Бакалы кирпеч заводында эшләүче тормыш иптәше Владимир Петрович белән бәхетләрен шәһәрдән эзләмәгәннәр. Туган Дияш авылында төпләнгәннәр, ана капиталын файдаланып, яңа йорт төзегәннәр. Ике ул - сигез яшьлек Никита һәм өч яшьлек Николайны үстерәләр.
- Хатын-кызларга хас булганча, ул матурлык ярата. Өендә тәртип, бакчасы караулы, ихатасында чәчкәлек – боларның барысы да үз куллары белән булдырылган. Эше күп булуга карамастан, ул пациентларына карата һәрвакыт игелекле, ярдәмчел һәм игътибарлы, - ди Дияш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Г.Хәйдәров. – Барлык авылдашлар минем белән килешер дип уйлыйм. Аңа җиңел булмаган эшендә түземлек һәм уңышлар телим. Пациентлары мөмкин кадәр азрак авырсыннар һәм сәламәт булсыннар.
Тамара Сәмигуллина, район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары.
Читайте нас: