+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 17:07

Төз аттылар

Оборона-күмәк, хәрби-патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында урындагы ДОСААФ бүлекчәсенең спорт залында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм призывкача яшьләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте.

Оборона-күмәк, хәрби-патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында урындагы ДОСААФ бүлекчәсенең спорт залында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм призывкача яшьләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте.
Ярышларны урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Р.Л.Әхтәмов ачты. Аннан соң Бакалы һәм Шаран районнары буенча хәрби комиссар К.А.Клюкин чарада катнашучыларны сәламләде. Ярышларда район белем бирү мәктәпләреннән 19 команда, хәвефсез тормыш эшчәнлеге нигезләре укытучылары һәм әлеге вакытта урындагы ДОСААФ бүлекчәсендә “С” категориясе водителенә укучы курсантлар-призывниклар актив катнаштылар.
Пуля белән ату буенча таләп ителгән нормативны үтәүче спортчыларга “Бик яхшы атучы” исеме бирелә, ул Русия ДОСААФының спорт званиесе булып тора.
Ярышлар шәхси-команда исәбендә үткәрелде. Командалар арасында Бакалыдагы 1нче мәктәп җиңүче булды, Урманай мәктәбе – икенче, Бакалыдагы 2нче мәктәп өченче урыннарны яуладылар.
Кызлар арасында Айгөл Хафизова (Иске Катай мәктәбе) иң яхшы атучы булды, Диана Ханнанова һәм Валерия Зарубина (Бакалыдагы 1нче мәктәп) икенче һәм өченче позицияләрне алдылар.
Үсмер егетләр арасында Булат Муфазалов (Бакалыдагы 1нче мәктәп) иң яхшы атучы, Булат Хәсәнов (Бакалыдагы 1нче мәктәп) һәм Денис Мәсәлимов (Иске Корыч мәктәбе) призчылар булдылар.
Ярышларга карата яшьләрдә кызыксыну артуы күзәтелә. Алар кече калибрлы корал белән эш итү һәм ату күнекмәләренә ия булу мөмкинлеге бирә. Бакалы һәм Шаран районнары курсантлары-призывниклары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әмир Гыйсмәтуллин, Айнур Хуҗин һәм Илнар Низамов җиңүчеләр булдылар.
Укучыларның остазлары зур кызыксыну белән ярыштылар. Хәвефсез тормыш эшчәнлеге нигезләре укытучылары арасында Ф.Ф.Кучумов (Иске Катай) бик яхшы нәтиҗәгә иреште, С.Р.Гатин (Куштирәк) – икенче, И.М.Гаделшин (Урманай) өченче урынны яуладылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Ф.Ф.Кучумов, А.Хафизова, Д.Ханнанова, В.Зарубина, Б.Муфазаловка “Бик яхшы атучы” исеме бирелде. Аларга “Бик яхшы атучы” билгеләре һәм таныклыклары тапшырылды. Призлы урыннар яулаган катнашучылар - медальләр, грамоталар, ә җиңүче командалар кубоклар белән бүләкләнделәр.
Ярышларның баш судьясы Куштирәк мәктәбе директоры С.Р.Гатин йомгаклар ясады. Ул судьялык коллегиясенең яхшы эшен билгеләде, алар - ДОСААФ вәкилләре Л.И.Степанова, С.В.Казыйханова, Ю.С.Җиһаншин, Р.И.Минаҗев, сектор судьялары Иван Зырянов, Айнур Хуҗин, Илнар Низамов.
Рафаил ӘХТӘМОВ, урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе.
Читайте нас: