+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2019, 17:00

Туберкулез белән чирләмәс өчен

Туберкулез - һава-тамчы юлы белән тапшырылучы йогышлы авыру. Ачык формада туберкулез белән авырган, ютәлләгәндә, төчкергәндә, сөй-ләшкәндә тын юлларыннан ми-кобактерияләр тараткан кеше авыруны китереп чыгаручы төп чыганак булып тора. Кешенең йогышлануы өчен бу бактерияләрнең зур булмаган күләмен сулау да җитә. Туберкулезның актив формасы белән авыручы һәр кеше, тиешле дәвалану булмаганда, ел саен уртача 10-15 кешене йогышлый.

Туберкулез - һава-тамчы юлы белән тапшырылучы йогышлы авыру. Ачык формада туберкулез белән авырган, ютәлләгәндә, төчкергәндә, сөй-ләшкәндә тын юлларыннан ми-кобактерияләр тараткан кеше авыруны китереп чыгаручы төп чыганак булып тора. Кешенең йогышлануы өчен бу бактерияләрнең зур булмаган күләмен сулау да җитә. Туберкулезның актив формасы белән авыручы һәр кеше, тиешле дәвалану булмаганда, ел саен уртача 10-15 кешене йогышлый.
Дәвалану алмаган, туберкулезы ачыкланмаган кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен төп хәвефне тудыра.
Авыру барлык органнарны диярлек: үпкәләрне, мине, бөерләрне, лимфа төерләрен, сөякне, күзне, тирене зарарларга мөмкин.
Микобактерияләр актив үрчи һәм үпкәләрне яки башка органнарны тарката башлагач, авыру үсеш ала. Дәвалау булмаганда, авыру үләргә мөмкин. Әгәр авырган кешеләр билгеләнгән даруларны даими кабул итми икән, микобактерияләр туберкулезга каршы торучы даруларга чыдамлылык булдыралар. Бу вакытта дәвалану 18дән 39 айга кадәр сузылырга мөмкин.
Организмның иммун системасы торышы зур әһәмияткә ия, стресслы хәлләр һәм депрессия аңа кире йогынты ясый, чөнки алар бу авыру үсешенә булышлык итәләр. Тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллану организмның туберкулез инфекциясенә каршы торучанлыгын киметә. ВИЧ белән йогышланучыларда авыру килеп чыгу хәвефе иң югарысы.
Туберкулез баштагы чорда берничек тә сизелмәве белән мәкерле. Флюорография аны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеген бирә, аны елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Төп симптомнар: 3 һәм күбрәк атна дәвамында йөткерү, тән авырлыгы кимү, гомуми хәлсезлек һәм талчыгу; озак вакыт тән температурасының бераз күтәренке булуы; көчле итеп тирләү (аеруча төнлә); күкрәк читлегендә авырту; аз гына физик йөкләнештә тын кысылу; аппетит начараю булганда тикшерү үтү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Балаларда туберкулёзны ачыклау өчен Манту сынавы үткәрелә. Прививка ясау зарарлануны һәм авыруны кисәтүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Туберкулёз белән авырмау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, тәмәке тартучы кешеләр туберкулёздан дүрт тапкырга күбрәк үләләр. Аларда авыру авыррак үтә. Тәмәкедә үпкә тукымалары торышына начар йогынты ясаучы зыянлы химик матдәләр бар. Туберкулёзны профилактикалау өчен шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен күзәтергә, өйне юеш чүпрәк белән еш җыештырып торырга кирәк.
Туберкулёзның даруларга чыдам һәм ВИЧ-инфекция белән яраклашкан формалары үсеш алуы күзәтелә.
Районда туберкулёзның актив формалары белән 18 кеше исәптә тора. Аларның 7се узган елда флюорография алымы белән ачыкланды.
Евгений ГАРАНИН,
район үзәк дәваханәсенең
табиб-фтизиатры.
Читайте нас: