+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 март 2019, 17:34

Башкортстанның 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналар

23 мартта “Башкортостан” Дәүләт концерт залында республика оештырылуның 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты булды.

23 мартта “Башкортостан” Дәүләт концерт залында республика оештырылуның 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты булды.
Анда Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Сверловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Белоруссия, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия илчеләре, федераль һәм республиканың власть органнары вәкилләре катнаштылар.
“Башкортостан” Дәүләт концерт залы фойесендә Башкортстанның казанышлары турында сөйләүче махсус экспозиция оештырылган иде.
Тантана алдыннан мәртәбәле кунаклар Русия Фәннәр академиясе Урал гыйльми үзәгенең Археология һәм этнография музее коллекциясеннән сармат алтыны күргәзмәсе белән таныштылар. Төбәк Башлыгы вазыйфасын башкаручы Валентина Матвиенкога гомумдәүләт проектларны тормышка ашыру кысаларында якын елларда республиканы үстерү планнары турында сөйләде. Биредә үк иллюстрацияле почта карточкасына һәм конвертка “Башкортстан Республикасына 100 ел” дигән махсус штемпель кую тантанасы узды. Тантаналы җыелышны ачып, Игорь Комаров Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын укыды.
Валентина Матвиенко Башкортстанның бүген дәүләт төзелешенең нигезе булган дәүләт федерализмы барлыкка килүгә нигез салып 100 ел элек РСФСР составында беренче автономия булуын билгеләде.
- Башкорт җире - гүзәл Русиябез муенсасының уникаль асылташларының берсе. Бу якның бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, әсир иткеч матур табигате беркемне дә ваемсыз калдырмый, - диде Федерация Советы Рәисе. - Ил Президенты Владимир Владимирович Путин сүзләре буенча, Башкортстанда үзенең күптөрле мәдәнияте, дине, халыклар телләре һәм дуслыгы белән безнең Русия су тамчысындагы кебек чагыла.
Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстанның биш гасыр дәвамында диярлек Ватаныбызның терәк төбәге булып торуын ассызыклады.
– Безгә шушы бәрәкәтле җирне, аларның куллары белән төзелгән шәһәрләр һәм авыллар, фабрикалар һәм заводлар калдырган ата-бабаларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Күпмилләтле бай мәдәниятне, тынычлыкта һәм килешеп яшәүнең күпгасырлык традицияләрен мирас итеп тапшырдылар. Безнең бурыч – аларның ышанычын аклау, җиребезне тагын да матуррак итү, аны балаларыбызга көчле һәм чәчкә аткан итеп тапшыру, - диде Радий Хәбиров. - Бүген без Башкортстанның үтеп баручы йөзьеллыгына “рәхмәт” дибез. Яңа йөзьеллыкны ачабыз, Башкортстанның яңа гасырын сәламлибез! Без аның республиканың һәм гомуми йортыбыз – Русиянең “алтын гасыры”на әйләнәчәгенә ихлас ышанабыз!
Бу кичәдә Башкортстанда яшәүчеләрне шулай ук Татарстан, Удмуртия, Самара һәм Свердловск өлкәләре башлыклары котладылар, алар тынычлык һәм республиканың чәчкә атуын теләделәр.
Бәйрәм концертында сәнгать осталары һәм әйдәүче иҗади коллективлар: Башкортстанның халык артистлары Әскар Абдразаков һәм Роберт Юлдашев, “Курайчы” төркеме, “Голос. Дети” телешоуы финалчылары, Милли симфоник оркестр, Халык уен кораллары милли оркестры, Дәүләт академик хор капелласы, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле, Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаштылар.
Республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналарда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм Совет рәисе М.А.Киршина катнаштылар.
Читайте нас: