+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 март 2019, 17:39

Сәламәтлек дөрес туклануга бәйле

Төрле ярмалар халыкның туклануында зур әһәмияткә ия. Сәламәт һәм авыру кешенең туклануын оештырганда алар мәҗбүри туклану продуктлары исемлегенә керәләр.

Төрле ярмалар халыкның туклануында зур әһәмияткә ия. Сәламәт һәм авыру кешенең туклануын оештырганда алар мәҗбүри туклану продуктлары исемлегенә керәләр.
Эшкәртү алымнарына, бөртек-ләрнең зурлыгына һәм сыйфатына бәйле, ярмалар - төрләргә, номерларга һәм сортларга, манный ярмасы маркаларга бүленә. Ярма изделиеләре ассортиментында тары, карабодай, манный, дөге ярмасы әйдәүче урынны били. Алар югары туклыклылык һәм үзләштерелү, яхшы куллану үзенчәлекләре белән характерлана, шулай ук ашлар һәм боткалар, кулинария изделиеләре әзерләү өчен файдаланыла, җәмәгать һәм диетик туклануда киң кулланыла.
Соңгы елларда ярмалар базарында аларның бәясе дә һәм күләме дә артуы күзәтелә. Базар күләме дә арта. Ярма җитештерү артуга таба бара, бу әлеге продукциянең таләп ителүе артуын раслый. Күп компанияләр ярманы күмәртәләп саталар, әмма аларның барысы да продуктны җитештергәндә һәм сатканда технология кагыйдәләрен һәм нормаларын күзәтмиләр. Ә бу бик әһәмиятле, чөнки сыйфат турыдан-туры кеше сәламәтлегенә йогынты ясый.
Ярманы киң ассортиментта җитештерәләр, моның өчен төрле культуралар ашлыгы кулланыла. Еш кына аутсорсинг компанияләре һәм кулланучылар тарафыннан ярма сайлауда аларның сыйфаты түгел, ә бәясе төп фактор булып кала. Ярма – кеше тарафыннан үзләштерелми торган өлешеннән азат ителгән, бары тик кулинар эшкәртелергә тиешле әзер продукт, шуңа күрә нинди дә булса катнашма булганда, бу азыкның сыйфатында кискен чагыла. Технологик процессны оештыру ярманың азык кыйммәтенә һәм тышкы күренешенә зур йогынты ясый. Ярма изделиеләр азык концентратлары һәм консервантлар алу өчен файдаланыла.
Ярмаларның сыйфаты стандартлар белән нормага салынган. Тышкы күренеше, төсе, исе, тәме, дымлылыгы, вак ярмалар булу, пешерү дәвамлылыгы, ботканың структурасы һәм башкалар мәҗбүри булып исәпләнелә, шулай ук бөҗәкләр булуга юл куелырга тиеш түгел.
Төрле культуралардан ярма эшләп чыгару процессы берничә этаптан тора, аларның һәркайсында алынучы продукциянең составында һәм сыйфатында үзгәрешләр бара. Ярма изделиеләре җитештерү процессында берникадәр күләмдә он бүленеп чыга, аны терлекләрне тукландыруда файдаланалар.
Ярмалар чиста, тыгыз ябылучы, йогышланмаган тарада сакланырга тиеш. Бу таләпләрне күзәтмәгәндә, азык кыйммәте һәм ярманың ныклыгы түбәнәя.
Эмиль БИКТИМЕРОВ, «Россельхознадзор»ның дәүләт инспекторы.
Читайте нас: