+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 март 2019, 17:14

Янгын извещателе саклаячак

Районда 1000гә якын гаиләдә автоном янгын извещательләре балаларның гомере һәм сәламәтлеге сагында тора. Аларны урнаштыру балалар яшәгән һәр йортка һәм фатирга янгын турында белдерүче җайланма урнаштырылганчыга ка-дәр дәвам итәчәк.

Районда 1000гә якын гаиләдә автоном янгын извещательләре балаларның гомере һәм сәламәтлеге сагында тора. Аларны урнаштыру балалар яшәгән һәр йортка һәм фатирга янгын турында белдерүче җайланма урнаштырылганчыга ка-дәр дәвам итәчәк.
Барысы нәрсәдән башланды соң?
Ел саен республикада янгыннарда 300гә якын кеше һәлак була. Утта балаларның гомере өзелү аеруча кайгыга сала. Соңгы 7 елда Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында утта 95 бала һәлак булды. Үлем очрагы белән янгыннарның күпчелеге төнлә, балалар һәм зурлар йоклаганда, янып китүләрне вакытында сизеп калу мөмкин булмаганда килеп чыга.
Янгын чыгуны автоном белдергеч янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтү буенча нәтиҗәле средстволарның берсе булып тора. Бу җайланма янып китү стадиясендә, утны кул астындагы средстволар белән сүндерергә, ә иң мөһиме, төтен чыккан бинадан вакытында чыгу, шуның белән үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу мөмкин булганда хәбәр бирә.
2016 елның язында, Гафури, Бакалы, Балтач, Шаран районнарында дүрт янгында 12 бала һәлак булгач, республика җитәкчелеге хәлне контрольгә алды. Янгын чыккан йортларда яшәгән барлык гаиләләр социаль-хәвефле буларак исәптә торганнар.
Республика җитәкчелеге кыска вакыт эчендә социаль-хәвефле хәлдәге күп балалы гаиләләр яшәгән урыннарга янгын чыгуны белдерүче җайланмалар урнаштыруны йөкләтте. Бу максатларга 2016 елда 1 млн сум акча бүленде. Шул акчага 2700 извещатель сатып алынды. БР Хезмәт министрлыгы һәм муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, беренче чиратта извещатель урнаштыруга мохтаҗ гаиләләрнең исемлеге төзелде. Анда 4830 социаль-хәвефле хәлдәге гаилә кертелде.
Янгын чыгу турында белдергечләр гомерне саклап кала
Күрелгән чаралар үзләрен тиз аклады. Мәсәлән, 2016 елда Нефтекама шәһәренең Амзя авылында ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә ике фатирлы торак йортта янгын чыга. Янгын чыгу турында автоном белдергеч шунда ук сигнал бирә. Йортта яшәүчеләр сигналны ишетәләр һәм янып китүне оператив сүндерәләр.
Мондый мисаллар республика буенча күп. Мәсәлән, 2018 елда гына янгын чыгуны автоном белдергеч 25 баланың – тулы бер сыйныфның гомерен саклап калды.
Бала булган һәр йортка – извещатель
2017 елның августында социаль имин булмаган гаиләдә килеп чыккан фаҗига гомерне саклап калучы извещательләрне урнаштыру буенча эшне көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Бөре районының Үгез авылында янгында 9 кеше, шулар арасында 5 бала һәлак булды. Шул вакытта Башкортстан җитәкчелеге янгын чыгуны белдерүче җайланманы социаль хәвефле хәлдәге гаиләләргә генә түгел, бәлки аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә дә урнаштырырга карар итте. Быел бу категориягә кергән гаиләләрне извещательләр белән тәэмин итүгә 19,9 млн сум акча бүленде. Шушы акчага 36 мең гаиләгә янгын чыгуны белдерүче җайланмалар урнаштырылды.
Бакалы районы терри-ториясендә яшәгән аерым категория гражданнарга өстәмә социаль чаралар максатларында республика бюджеты исә-бенә социаль хәвефле хәлдәге, күп балалы гаилә-ләрнең, 2018 елның 1 гыйнварында бала туган һәм башка категория гражданнарның 806 торак йортына автоном извещатель урнаштырылды, шул исәптән:
2016 елда – 55 данә, 2017 елда – 279, 2018 елда - 472 данә. Бюджеттан тыш, авыл биләмәләре, иганәчеләр, ата-аналар средстволары исәбенә 200 төтен извещательләре урнаштырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Шушы гаиләләрне йөреп чыгу барышында 2016-2017 елларда урнаштырылган янгын чыгуны бердергечләрнең, кагыйдә буларак, бер, бер ярым елга исәпләнгән батареяләре утырганлыктан, эш хәлендә булмавы ачыклана. Янгын чыгуны белдерүче извещательләр урнаштырылган биналарда гражданнарга извещательләрнең батареяләрен вакытында үзаллы алмаштырып кую хәстәрлеген күрергә кирәк.
Йорт хуҗаларының, извеща-тельләр урнаштырылган биналарда тәмәке тартканлыктан, аларны өзеп кую фактлары да бар. Тәмәке төтененнән извещатель эшли башлый һәм тавыш сигналы (сирена) бирә. Сигналны туктату өчен, извещательдән батареяне алалар, соңыннан урынына куярга оныталар. Профилактикалау рейдлары үткәргәндә шундый фактлар ачыклана, әлеге йортларда яшәүчеләр белән өйдә (фатирда) тәмәке тартуга юл куймау буенча профилактикалау әңгәмәсе үткәрелә, извещательләр эш хәленә китерелә.
Борис ЛОБАНОВ, район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Читайте нас: