-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 13:57

Авыл халкының беләсе килә

Ел тәмамланганын көтеп тормыйча һәм салым декларациясе тапшырмыйча салым чигерүе алып буламы?
В. ПЕТРОВА.
ҖАВАП: Социаль, шул исәптән дәвалану, уку өчен салым чигерүен чыгым ясалган календарь ел тәмамланганчы ук үзеңнең эш бирүчеләреңнән алырга мөмкин. Шулай ук торак сатып алганда чыгымнар буенча милек чигерүе алырга мөмкин. Моның өчен чигерүгә хокукны раслау турында гариза һәм аны алуга хокукны раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 30 календарь көн дәвамында сез салым инспекциясеннән чигерүгә хокукны раслау турында уведомление алачаксыз, аны ирекле формадагы гариза белән бергә эш бирүчегә тапшырырга кирәк.
Апам миңа фатир бүләк итте. Мин моның өчен салым түләргә тиешме?
Н.КАШАЕВА.
ҖАВАП: Гаилә законнары буенча ир яки хатын, ата-ана, балалар, картәтиләр, картәниләр, оныклар, абый-эне, апа-сеңелләр һ.б. якын туганнар булып торалар.
Әгәр закон буенча сезгә якын туган булып тормаган кеше фатир бүләк иткән икән, (сезнең очрактагы кебек, сезнең туган апагыз), аның базар бәясеннән 13 процент ставка буенча салым түләргә туры киләчәк.
Р.БЕКШЕНЁВА,
Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 27нче районара
инспекциясе начальнигы.
Читайте нас: