+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 13:11

Авылдагы стаж өчен түләүләр артты

Республикада авыл җирендә яшәгән эшләмәүче 54,5 мең пенсионер пенсиясенә өстәмә алды. Айлык өстәмәнең күләме, яңадан исәпләү белән бергә, 1333 сум 55 тиен тәшкил итте.

Республикада авыл җирендә яшәгән эшләмәүче 54,5 мең пенсионер пенсиясенә өстәмә алды. Айлык өстәмәнең күләме, яңадан исәпләү белән бергә, 1333 сум 55 тиен тәшкил итте.
Өченче группа инвалидлыгы булганнарның пенсиясе 667 сумга артты. 25 процентлык өстәмә яңа, 1 гыйнвардан арткан билгеләнгән түләү күләменнән — 5334,19 сумнан чыгып исәпләнде.
Пенсиягә шундый өстәмә өч шарт үтәлгән очракта бирелә. Алар арасында — авыл хуҗалыгында 30 елдан ким булмаган стаж, авыл җирендә яшәү. Моннан тыш, пенсионер эшләмәскә тиеш.
Авыл пенсионерларының пенсиясен яңадан исәпләү эше дәвам итә. Пенсионер Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм арттырылган түләүгә хокукын раслаган өстәмә документлар тапшыра ала. 2019 елның ахырына кадәр мөрәҗәгать иткән очракта кабат исәпләү эше агымдагы елның 1 гыйнварыннан башкарыла. Гариза соңрак тапшырылса, пенсия икенче айдан арта дип аныклады Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.
Авыл пенсионерларына арттырылган түләү алуга хокук биргән стажны исәпләгәндә колхоз-совхозларда һәм башка авыл хужалыгы предприятиеләрендә, оешмаларында (малчылыкта, үсемлекчелектә һәм балыкчылыкта) эшләү исәпкә алына. Страховкалау пенсияләренә билгеләнгән түләү күләме арттырылачак эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440нчы Карары белән расланган тиешле эшләр (эшчәнлек) чорларын исәпләү кагыйдәләре турында Русия Хөкүмәтенең http://static.government.ru/media/files/YHfXi6WCOOHhgeXLhrl6ektvJQTDaTGW.pdf сайтында, шулай ук Пенсия фондының районнардагы һәм шәһәрләрдәге идарәләренең клиент хезмәтләрендә танышырга була.
Русия Пенсия фондының
БР буенча матбугат хезмәте.
Читайте нас: