+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 13:44

«Беренче Республика»

«Башкортостан» киностудиясе һәм «Живая лента» кинокомпаниясе режиссер Булат Йосыповның «Беренче Республика» тулы метражлы тарихи фильмын күрсәтүгә әзерләде. Фильм БР Мәдәният министрлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә дөнья күрә.
Картина республикада мәдәният һәм фән үсешенең башында торган шәхесләр турында сөйли. Фильм башкорт мәдәниятен саклап калуга юнәлтелгән, халык бердәмлеген ныгытуга булышлык итә һәм яшь буынга уңай үрнәк күрсәтә. Зур кинолента республикабыз тарихының бу чоры турында беренче тапкыр сөйләячәк.
Бакалы авылында киномобиль ярдәмендә фильм район Мәдәният сараенда 2 апрельдә күрсәтеләчәк.
Читайте нас: