Иске Корыч авылында яшәүчеләр иске автомобильләрнең, мотоциклларның, тракторларның, гомумән үзләренә кирәкмәгән металлоломны кая куярга беләләр. Алар аны урындагы “Кулибин”га – Булат Гыймазетдинович Хәкимовка запас частька илтәләр, ул күп еллар ихатада эшләү өчен техника җыя. Һәвәскәр конструкторның коллекциясендә хуҗалыктагы төрле эшләрне башкару өчен 20дән артыграк төрдәге агрегат һәм машина бар.
Уйлап тапканнарыннан оста үзе генә файдаланып калмый, бәлки башкалар белән дә актив бүлешә. Интернет челтәрендәге Ютуб-каналны ачсаң, аның эшләнмәләре белән берничә дистә видео күрергә мөмкин. Аларның берсендә Булат Гыймазетдинович - үзе ясаган тракторны, икенчесендә - кар тазарткычны, өченчесендә - бәрәңге утырткычны, төягеч, чапкыч, культиватор һәм башка күпләрне күрсәтә. Техника белән мавыгучы шундый ук осталар социаль челтәрләрдән аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, икенчеләре - аны хуплаган комментарийлар язалар, хезмәттәшлек итүне тәкъдим итәләр. Авылдашлары шулай ук аңа төрле: двигатель, насос, чапкыч, чәчкеч ремонтлау, мотор сүтеп-җыю үтенечләре белән киләләр. Б.Г.Хәкимов беркемне дә ярдәмсез калдырмый.
Барлык техниканы мини-заводка охшаш мастерскоенда җыя, андагы инструментлар һәм запас частьлар теләк булганда тулы бер комбайн җыярга җитә. Шул ук вакытта ул бернинди дә акча тотмый, барлык чыгымнарны оптимальләштерергә тырыша һәм барысын да диярлек башка кеше инде күптән ыргыткан запас частьлардан ясый. Ир мавыгуының балачакта, әтисе аңа отвертканы бүләк иткәч, башлануын таный.
Булат Гыймазетдинович иң беренче мини-тракторын 30 ел элек җыйган, ә соңгы уйлап табуы - үзе ясаган төягеч. Һәр әйберне җитештерүгә, конструкциянең катлаулылыгына карап, үзешчән останың якынча өч ай вакыты үтә. Идеяләр башында барлыкка килә, кайвакыт интернеттан ала. Кайвакыт ярты төнгә кадәр утырган чаклары була. Әмма тормыш иптәше Ләбибә Фнүновна каршы түгел - хуҗалык өчен эшли бит. “Менделеевка кебек хәтта төшенә дә керә. Уяна да шунда ук ясый башлый, эшләп бетермичә тынычлана алмый”, - дип уйлап табу фикерләренең барлыкка килү серен ача хатын. Аның уйлап табучанлыгы нәтиҗәсендә Хәкимовлар бакчасындагы барлык эш механикалаштырылган. Туфрак фрезасы, мәсәлән, яшелчәләр утырту алдыннан җирне эшкәртә һәм йомшарта. Бәрәңге утырткыч, алгычны шулай ук үзе ясаган. Бәрәңге күмүне һәм сабагын чабуны махсус техника башкара.
Гадәти булмаган мавыгуы Булат Гыймазетдиновичка һөнәри эшчәнлегендә ярдәм дә итә, гомере буена ул авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм сельхозхимия агрономы, мелиорациядә, ПМК-20дә, Ашлык кабул итү предприятиесендә инженер, ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы - ул үзенең рационализаторлык идеяләрен һәм сәләтен файдаланган оешмалар һәм вазыйфалар менә шулар. Белеме һәм тәҗрибәсе Бакалы совхозында эшләгәндә дә ярап куя.
Оста куллы ир ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый, башында күп төрле уйлар бар. Аңа уңышлар, шундый ук рух күтәренкелегендә калуын телисе килә.