+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 13:20

Халык хәтерендә

Бакалы КПСС райкомының элекке беренче секретаре, РСФСР Югары Советы депутаты Мәсгутҗан Шакирҗанович Шакирҗанов районны үстерүгә зур өлеш кертте, бакалыларның йөрәгендә яхшы эз һәм җуелмас истәлек калдырды.

Бакалы КПСС райкомының элекке беренче секретаре, РСФСР Югары Советы депутаты Мәсгутҗан Шакирҗанович Шакирҗанов районны үстерүгә зур өлеш кертте, бакалыларның йөрәгендә яхшы эз һәм җуелмас истәлек калдырды.
Район Мәдәният сараенда аның тууының 95 еллыгына багышланган «Хәтер көне» узды. Бу көнне залга Мәсгутҗан Шакирҗановичны шәхсән белгән кешеләр, район хакимияте вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, муниципаль район Советы депутатлары, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов, мәктәп директорлары, хезмәт ветераннары, район активы, кунаклар җыелды. Өлкән буын районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, башкалардан аерылып торган бу партия һәм хуҗалык лидерын яхшы беләләр.
Кунаклар өчен “Шакирҗановка-95” видеоролигы күрсәтелде. Җыелучылар алдында муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов, КПРФның Бакалы бүлекчәсенең беренче секретаре Р.Р.Усманов, Бакалы ВЛКСМ райкомының элекке беренче сек-ретаре Н.И.Логачев, Шакирҗановның хезмәттәше Р.И.Мөхәм-мәтдинов, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов чыгыш ясадылар. Докладчылар үз чыгышларында игътибарны элекке җитәкченең лидерлык сыйфатларына, чын хуҗалыкчының тәҗрибәсенә, патриотизмына, кешелеклегенә һәм тыйнаклыгына юнәлттеләр.
Чакырылучы кунаклар арасында Мәсгутҗан Шакирҗановичның балалары Марат, Светлана һәм Марис та булдылар. Марат Мәсгутҗанович әтиләрен хәтердә саклаганнары өчен бакалыларга ихлас рәхмәт әйтте.
Чара кысаларында Ленин комсомолы ветераннарын һәм активистларын “Ленин комсомолына - 100 ел” почетлы орденнары белән бүләкләүләр булды.
Чара ахырында чараны алып баручы - үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәре К.М.Попова “Аның исеме онытылмый” дип аталган китап күргәзмәсен презентацияләде.
Читайте нас: