+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 17:48

Киңәшләшеп эшлибез

Мәдәниятара һәм конфессияара диалогка ярдәм итү максатларында муниципаль район хакимиятендә дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия үз эшчәнлеген алып бара.

Мәдәниятара һәм конфессияара диалогка ярдәм итү максатларында муниципаль район хакимиятендә дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия үз эшчәнлеген алып бара.
Дини лидерлар һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре мәдәният, белем бирү, яшьләр сәясәте учреждениеләрендә террорчылыкны, экстремизмны кисәтүгә, милләтара килешүне ныгытуга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чараларда бергәләп катнашалар. “Масленица”, “Сабантуй”, “Шәҗәрә бәйрәме” халык бәйрәмнәре, шулай ук армиягә алынучыларны тантаналы озату, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”, “Корбан бәйрәме” һәм башка халык бәйрәмнәре бай эчтәлектә үтә.
“Хәтер һәм кайгы көне”, “Чик буе гаскәрләре оештырылуның 100 еллыгы”, “Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне”, “Хакимият башлыгының яшьләр белән очрашуы”, Советлар Союзы Геройларына һәйкәлләр һәм стелалар ачу һәм патриотизм тәрбияләүгә, һөнәри юнәлеш бирүгә, үсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән башка чаралар 2018 елда урындагы үзидарә органнары, дини һәм иҗтимагый оешмалар хезмәттәшлегенең уңай мисаллары булдылар.
Дини ситуацияне мониторинглау нәтиҗәләре буенча районда дәүләт-конфессиональ һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә киеренкелек юк.
Елена ТАНГАЕВА, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия
секретаре.
Читайте нас: