+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 17:55

Республикабыз бөеклеген һәм матурлыгын данладылар

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә Иске Маты һәм Иске Шарашлы авыл Советлары авыл биләмәләренең иҗади коллективлары катнашлыгында «Син язмышым минем, Башкортстан!» халык иҗаты фестивале кысаларында чираттагы концерт булып узды. Фойедә халык осталары эшләре күргәзмәсе оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачылар һәм жюри игътибарына 14әр концерт номеры әзерләделәр.

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә Иске Маты һәм Иске Шарашлы авыл Советлары авыл биләмәләренең иҗади коллективлары катнашлыгында «Син язмышым минем, Башкортстан!» халык иҗаты фестивале кысаларында чираттагы концерт булып узды. Фойедә халык осталары эшләре күргәзмәсе оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачылар һәм жюри игътибарына 14әр концерт номеры әзерләделәр.
Беренчеләр булып сәхнәгә Иске Маты һәм Яңа Маты авыл мәдәният йортлары артистлары чыкты. Концертта 7дән 67 яшькә кадәр 52 кеше катнашты. Программаны Лора Шәйхетдинова Мостай Кәримнең “Каен яфрагы” шигыре белән ачты. Ә алга таба, тиеш булганча, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр башланды. Солистлар Валентина Ситдыйкова, Зинаида Хәсәнова, Рәфилә Давыдова, Светлана Семенова үз вокалларын күрсәттеләр.Наталья Мусина һәм Анна Захарованың, Зинаида һәм Флүн Хәсәновларның тамашачылар яратып өлгергән дуэтлары кабат шатландырдылар. “Под окном широким” рус халык җыры белән “Сударушка” хатын-кызлар вокаль ансамблен (художество җитәкчесе Е.Сякаева) тамашачылар җылы каршы алды.
“Әрнәшем” керәшен фольклор ансамбле (А.Кудрин) һәм “Твансен” чуваш фольклор ансамбле (Е.Сякаева) концерт программасына халыкчан төс керттеләр.
“Аквамарин” (художество җитәкчесе О.Романова), “Звездочки” (А.Кудрин) балалар бию коллективлары чыгышларын тамашачылар яратып карадылар. Дәртле татар биюен башкарган Алина һәм Дмитрий Якуниннар да алардан калышмадылар. Концерт “Дуслык” хатын-кызлар вокаль ансамбленең (С.Рыбакова) “Башкортстан – туган җирем” финал җыры белән тәмамланды. Иҗади коллектив белән тамашачыларны Финүс Гайсин таныштырды.
Концертның икенче өлешендә эстафета алып баручы Светлана Тимофеевага күчте, ул Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе үзешчән артистларының концерт программасын ачты. Иске Шарашлы мәдәният йорты һәм Яңа Әгъбәз авыл клубының иҗади коллективлары составында фестивальгә 34 кеше килде. Концерт яшь йолдызчыклар Даша Карманова, Карина Тимофеева һәм Катя Чернованың “Башкортстан – родина моя” җырыннан башланды. Бакалы тамашачысы йөрәген күптәннән яулаган солистлар Светлана Тимофеева һәм Светлана Балеканова кабат чагу чыгышлары белән шатландырдылар. “Кудерушки”хатын-кызлар вокаль ансамбле (художество җитәкчесе Светлана Алчинова), “Надежда” кушма ансамбле, “Девчата” вокаль триосы, Светлана Тимофеева һәм Вера Миронованың, апалы-сеңелле Марина һәм Дарья Яковлеваларның дуэтлары концертның чагу бизәгенә әйләнде.
“Айсылу”, “Тамчылар”, “Звездочки” бию коллективлары (Нурия Гәрәева) оста чыгыш ясадылар, алар казак, матрос һәм татар биюләрен дәртле башкардылар. Апалы-сеңелле Альмира, Айсылу һәм Альбина Шәйхәйдәровалар тамашачыларга “Бөрҗән кызы” башкорт биюе бүләк иттеләр. Концертны Светлана Тимофеева башкаруында “Пусть будет праздник” җыры тәмамлады.
Район Мәдният сарае баянчысы Динар Юнысов үзешчән артистларның аккомпаниаторы булды. Тамашачылар һәр чыгыш ясаучыны җылы каршыладылар һәм озатып калдылар, авыл артистларына көчле алкышладылар. Бер сүз белән әйткәндә, бик яхшы концерт күрсәттеләр.
Николай КУЗНЕЦОВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: