+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 14:13

Сөйкемле хатын-кызларга багышладылар

Бакалыдагы 1нче урта мәктәп укытучылары һәм укучылары, 8 Март уңаеннан район хатын-кызлары хөрмәтенә бәйрәмчә концерт программасы әзерләп, матур һәм романтик бүләк ясадылар. Беренче мәктәп коллективы педагогларның югары белем дәрәҗәсенә ия булып кына калмый, бәлки чын артистлар, мавыгучан, кызыклы һәм талантлы кешеләр дә икәнлекләрен тагын бер тапкыр раслады.

Бакалыдагы 1нче урта мәктәп укытучылары һәм укучылары, 8 Март уңаеннан район хатын-кызлары хөрмәтенә бәйрәмчә концерт программасы әзерләп, матур һәм романтик бүләк ясадылар. Беренче мәктәп коллективы педагогларның югары белем дәрәҗәсенә ия булып кына калмый, бәлки чын артистлар, мавыгучан, кызыклы һәм талантлы кешеләр дә икәнлекләрен тагын бер тапкыр раслады.
Сөйкемле алып баручылар В.Н.Фролов һәм А.Р.Яхина барысын да язның беренче бәйрәме белән тәбрикләделәр, тынычлык, яхшылык, бәхет теләделәр һәм сәхнәгә башкаручыларны чакырдылар. Концерт республика оештырылуның 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композициядән башланды. Тәслия Галиуллина һәм Рөстәм Ханнанов үз рольләрен бик яхшы башкардылар, шуның белән кичәгә яхшы темп һәм ямь бирделәр.
Концертны «Весеннее танго» җыры белән укытучылар хоры дәвам итте. Матур күлмәкләр, прическалар, хатын-кызларның элегантлыгы һәм залның көчле алкышлары яхшы башлангыч булды. Солист Ләлә Шәймөхәммәтова, трио - Наталья Ермолаева, Никита Зырянов һәм Роман Купцов, Айтуган Шәймөхәммәтов һәм Айназ Вәлиуллин, хатын-кызлар һәм ир-егетләр вокаль ансамбльләре яхшы чыгыш ясадылар. Анастасия Апанайкина, Аделия Латыйпова, Наталья Ермолаева, Алина Әминева һәм Екатерина Зырянова башкаруындагы попурри тамашачыларның ихлас кул чабуларына лаек булды. «Любимый человек» җыры белән Римма Исламова, Светлана Вәлиева, Яна Асанбаева һәм Екатерина Зырянованың чыгышлары да күңелләргә хуш килде.
Лирик һәм матур җырлар чагу бию номерлары белән алышынды. Составында мәктәп укучылары чыгыш ясаган район Мәдәният сараеның «Уралым», «Антрэ» (Балалар иҗат йорты) халык бию ансамбльләре бик яхшы биюләр күрсәтте. Венгер, заманча биюләрне, тангоны тамашачылар яратып карады. Башкаручылар сәхнәдә сыгылмалылык, хәрәкәтчәнлек, артистлык күрсәтеп бик яхшы чыгыш ясадылар. Монда аларның җитәкчеләре Рөстәм Ханнанов, Надежда Фирстова, Оксана Злобина, Анастасия Апанайкинаның зур тырышлыгы салынган.
Укучылар белән бергә укытучылар да үзләренең бию осталыкларын күрсәттеләр. Алар башкаруындагы татар халык биюе һәм динамикалы кадриль көчле алкышларга күмелде һәм тамашачылар залы уңай эмоцияләр белән тулды.
Укытучылар артистлар түгел, әмма аларның һөнәрләрендә уртаклыклар бар.
Оксана Злобина, Илнур Гыйззәтуллин һәм Алия Федорова «Бердәнберем өчен бүләк» сәхнә күренешендә рольләргә оста керделәр һәм бик яхшы уйнадылар. Педагоглар Олеся Медведева, Рәллия Шәрипова һәм Гөлшат Нуретдинова «Картәни дәваханәдә» сәхнә күренешен чынбарлыкка охшатып уйнадылар. Зал “Аллергия” төркемен дә көчле алкышлар белән каршылады. Бу укытучылар актер осталыклары, юмор, чагу эмоцияләр белән тамашачыларны ел саен шатландыралар.
Мәктәп коллективы залда тантаналылык, яхшылык һәм уңайлылык атмосферасы булдыра алды. Финал җыры чыгыш ясаучыларның сәләтле булуларын һәм югары талантларын, аларның музыканы, сәхнәне ихлас яратуларын тагын бер тапкыр раслады.
Э.Солтанова.
Читайте нас: