+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 март 2019, 13:42

Туберкулёз таралмасын өчен

Район прокуратурасы гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.

Район прокуратурасы гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.
Туберкулезны кисәтү - аның таралуына юл куймау максатларында чирне иртә ачыклауга юнәлтелгән чаралар. Законда каралуынча, тикшерү изоляторларыннан һәм холык төзәтү учреждениеләреннән азат ителгән кешеләр беренче ике ел дәвамында туберкулез ачыклау максатларында профилактик медицина каравы үтәргә тиешләр. Авыру билгеләре булу-булмауга бәйсез рәвештә аларга елына ике тапкыр тикшеренү үтәргә кирәк.
33 яшьтәге районда яшәүченең иректән мәхрүм ителү урыныннан 2017 елда азат ителүе ачыкланды. Әмма район дәваханәсенә туберкулез булу-булмауны ачыклау өчен медицина каравы үтү өчен мөрәҗәгать итмәгән.
Профилактик медицина караулары үтмәве сәбәпле, чирнең булуы яки булмавы ачыкланмаган, шуңа күрә аның әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең сәламәтлегенә хәвеф яный.
Тикшерү йомгаклары буенча судка гражданнарның әлеге категориясенә мәҗбүри тәртиптә медицина каравы үткәрү турында дәгъва гаризалары җибәрелде. Суд карарлары белән прокуратура таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде.
Суд карарларының үтәлеше прокуратура контролендә тора.
Айрат АБСАТАРОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: