+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 апрель 2019, 11:30

Мигъраҗ кичәсе

Мигъраҗ - гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә югарыга күтәрелү мәгънәсендә. 2019 елда Мигъраҗ 2 апрель киченнән 3 апрельгә туры килә.

Мигъраҗ - гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә югарыга күтәрелү мәгънәсендә. 2019 елда Мигъраҗ 2 апрель киченнән 3 апрельгә туры килә.
Дин тарихчылары әлеге вакыйга 621 елда булган дип бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп, Аллаһы Тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.
Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый, дип санала. Пәйгамбәр «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пәйгамбәр күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рекугъта булуына игътибар итә. Бу кичәдә Пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Ислам тәгълимәтларына күрә, шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәт пәйгамбәргә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.
Мигъраҗ кичәсендә ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.
Мигъраҗ төнен мөселман-нар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.
Аллаһы Тәгалә барчабызның да калган гомерләрен хәерле гомерләрдән кылып, хәерле сәламәт-лекләр биреп, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Һәм Аллаһы Тәгалә күңелебезгә күркәм сабырлыклар биреп, фарызларын үтәүгә тырышлык куярга ярдәм итсә иде. Һәм инде бу дөньядан үткәндә: “Ләәә иләәһә илләллаһ Мөхәммәдүр Расүүлүллаааһ” дип, аның хозурына барып, Аллаһының җәннәтләрендә дә очрашуларыбызны Аллаһы Тәгалә барчабызга насыйп итсә иде.
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәтүһ.
Рузалим ХИСАМБИЕВ, Бакалы авылының
“Ислам нуры” мәчете
имам-хатыйбы.
Читайте нас: