-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 апрель 2019, 12:14

Үткәннәрне белми торып, хәзергене бәяләп булмый

Безнең мәктәптә укучыларның “Фикер” фәнни җәмгыяте оештырылды. Анда тикшеренү һәм проект эшчәнлеге балалар өчен иҗади фикерләүне үстерү мастерскоена әйләнде, биредә алар тикшеренүче, туган якны өйрәнүче, эколог күнекмәләре алалар.

Безнең мәктәптә укучыларның “Фикер” фәнни җәмгыяте оештырылды. Анда тикшеренү һәм проект эшчәнлеге балалар өчен иҗади фикерләүне үстерү мастерскоена әйләнде, биредә алар тикшеренүче, туган якны өйрәнүче, эколог күнекмәләре алалар.
Минем укучым - “Фикер” фәнни җәмгыятендә катнашучы Вероника Салихова “Бакалы авылының борынгы биналары тарихы” темасына тикшеренү эшен яклады. Анда ул тикшеренү эшләре объекты итеп 19нчы гасыр ахырында һәм 20нче гасыр башында төзелгән һәм сакланып калган йортларны сайлады. Иске биналар - китап битләре, аларны актарып, туган якның үткәне белән танышырга мөмкин.
Бакалыда андый йортлар күп түгел, әгәр ил күләмендә алар зур әһәмияткә ия булмасалар да, авыл кешеләре өчен, әлбәттә, аерым кызыксыну тудыралар, өстәвенә, күптәнге булуларына карамастан, кешеләргә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Әлбәттә, алар турында мәгълүматларны өйрәнү һәм эзләү чиктән тыш кыен булды, чөнки аларның күпләре сакланмаган. Тикшеренүче Бакалы районы турындагы китапларга ярдәм эзләп мөрәҗәгать итте, интернет-сайтларда материаллар эзләде, үз әти-әниләреннән сораштырды, авылның өлкән яшьтәге кешеләре Н.А.Варфоломеева, З.В.Зотова, И.И.Холмогорова белән әңгәмәләште, район китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты, ярдәм сорап элекке мәктәп музее җитәкчесе В.В.Семеновка мөрәҗәгать итте.
Әлбәттә, хәзер бу корылмаларның билгеләнеше һәм кемгә каравы турында мәгълүматны тергезү авыр. Безнең авылда борынгы заман һәйкәлләрен саклау буенча махсус оешма, алар турында мәгълүмат булырдай архив бюросы юк. Әмма Бакалы үзәк китапханәсендә бу мәсьәләне өйрәнү өчен зур булмаган база бар. Анда үткән елларның уникаль фоторәсемнәре сакланган, аларда авылның иске корылмалары сурәтләнгән. Узган гасыр уртасында төшерелгән шушы фоторәсемнәрне карап, бу корылмаларның хәзерге урынын билгеләргә мөмкин.
В.Салихованың тикшеренү эшендә төрле чорлар: безнең авылның барлыкка килүе, аның өлкән яшьтәге кешеләре турында мәгълүматлар, даталар, төзелешләрнең билгеләнешләре күрсәтелгән. Вероника авыл тарихында билгесез яңа фактлар ачты, иске авыл һәм хуҗалык эшчәнлеге турында хәтерне яңартты. Тугыз иске архитектура бинасының алтысы үзгәртелүгә дучар булган – аларны заманча материаллар белән яңартканнар.
Бакалы авылы барлыкка килү чоры турында архив документлары сакланып калмаган. Күзаллаулар буенча Бакалыда төпләнгән беренче кешеләр 1700 елда барлыкка килгән.
Бакалыда элек зур булмаган өч урам: халыкның хәерче катламы яшәгән Куксинская (Пролетарская), халыкның урта катламы яшәгән чиркәү урнашкан Крещенская урамы (Коммунистическая урамы) һәм күбесенчә купецлар яшәгән төп Казан урамы (Ленин урамы).
Өйрәнелүче барлык йортлар элек купец катламы вәкилләренә караган, алар күп җәһәттән Русия торак пунктларының тарихи өлешенең йөзен билгеләделәр. Купецлар бер яки ике катлы агач яки таш особнякларда яшәгәннәр. Беренче катта яки подвалда склад, магазин, лавка, контора урнаша алган, шунда ук хезмәтче хатын-кыз яшәгән, ерак туганнары фатирда торганнар. Икенче кат торак булган.
Йортлар балаларга да җитәрлек булсын дип ныклы, “гасырлык” һәм зур мәйданлы итеп төзелгән. Яртылаш таш йортларны ешрак бай булмаган купецлар, кәсепчеләр һәм мещаннар сала. Аскы кат хуҗалык мохтаҗлыгы өчен файдаланылган. Хәллерәк хуҗалар йортларны штукатурлаганнар.
Бакалы авылының борынгы төп биналары арасында - купец Бочкарёвның йорты, хәзер анда “Бакалы” кулланучылар җәмгыятенең административ бинасы урнашкан. Бакалыларның күбесе көн саен шушы бина яныннан үтеп йөри, әмма аның элекке хуҗасы турында берни дә белмиләр. Павел Васильевич Бочкарёв – беренче гильдия купецы, мануфактура белән сәүдә иткән, 1917 елда Бакалы авылыннан Бәләбәйгә күченгәндә билгесез шартларда һәлак булган. Янәшәсендә урнашкан склад биналары да, анда 70нче елларда типография эшләгән, хәзер магазин (элекке “Юлдаш”), аптека һәм зоомагазин урнашкан, шулай ук аныкы була.
Купецның балалары турында күп мәгълүмат юк. Аның кызы Фаина Павловна Злобина (Бочкарёва) Василий Семёнович Злобинга кияүгә чыга, аларның уллары Агафон Васильевич Воркута шәһәрендә яшәгән, оныгы Валентин Злобин да хәзер анда яши.
Купец Ерофей Масловның магазины (хәзер “Гастроном”) тарихи планда кызыклы. Ерофей Маслов 1911-1912 елларда тимер-томыр товарлар белән сәүдә иткән. Аның өч кызы: Мария, Анна һәм Зинаида була. Зинаида Ерофеевна Маслованың (Лебедева) оныгы Наталья Славгородская Мәскәүдә яши (ВГД гениалогик форумы). Шулай ук склад биналары (хәзерге “Бакалы” КҖ складлары) Ерофей Масловныкы була.
Пенсия фонды идарәсенең заманча кызыл кирпеч бинасы да бакалыларга яхшы таныш. Өлкән яшьтәге күп кешеләрнең узган гасырда ук инде партия райкомы, аннан соң район гәзите редакциясе урнашкан бинада булганнары бар. Тарихи мәгълүматлар буенча бу бинада купец Дмитрий Чертковның нәселдән килгән имениесе урнашкан була (икмәк-ашлык белән сәүдә иткән).
Крещенская урамындагы (хәзерге Коммунистическая) Шведовның йортында тире иләү белән шөгыльләнәләр. 60нчы елларда анда Дәүләт банкы (идарәчесе П.Е.Патрашков аның янәшәсендә гаиләсе белән яшәгән), аннан соң спорт мәктәбе, медицина айныткычы була.
Хәзерге район хакимияте бинасы урынында ике катлы иске бина урнашкан була, аның беренче каты кирпечтән, икенчесе бүрәнәдән салынган. 2002 елда аны сүтәләр. Беренче катны районда бердәнбер хуҗалык товарлары магазины били, өлкәннәрнең хәтерләүләре буенча, анда буяулар сатканнар, икенче катта яшәгәннәр.
“Олимп” спорт комплексы урынында элек район мәдәният йорты, аннан соң Пионерлар йорты урнашкан. Бу киң керү баскычы белән агач бина була. Тарихи мәгълүматлар буенча, анда революциягә кадәр гимназия эшли. Хәзерге универмаг урынында “Хозмаг” була, аны сүтәләр һәм хәзерге магазинны төзиләр.
Хәзерге район Мәдәният сарае урынында чиркәү торган булган, ул купец Бочкарев акчасына һәм халык ярдәмендә төзелгән, бу турыда “Туганайлар” гәзите язды (В.Максимова, 23.12.2010 ел).
Октябрьская урамының үзәк өлеше соңгы елларда кардиналь үзгәрде, “Красное и белое”, “Альянс”, “Магнит косметик” магазиннары барлыкка килде. Узган гасырда анда купец Горбушин Константин Петровичның агач йорты булган, ул мануфактура товарлары белән сәүдә иткән. Аның ике кызы - Александра (1907 елда туган) һәм Евсталия (1917 елда туган, ире Смирнов Иван Васильевич). Алга таба бүгенге чиркәүдә революциядән соңгы елларда “Искра” кинотеатры эшли, янәшәсендә урнашкан паркта чиркәү зираты була.
1нче мәктәп бинасы бүгенге көндә дә бар, соңрак өстәп биналар төзелә. Коммунистическая урамындагы “Магнит” магазины урынындагы ике катлы бинада хәрби комиссариат эшләде, тарихи мәгълүматлар буенча, кайчандыр анда төрмә дә булган.
Вероника Салихованың тикшеренү эшенең практик әһәмияте - мәктәпләрнең, районның туган якны өйрәнү музейлары өчен зур кызыксыну уятучы архив материаллары туплау, анда яшәүчеләрнең туган Бакалы турында белеме дә һичшиксез артачак.
Безнең һәркайсыбыз ата-бабаларыбызның мирасы өчен җаваплылык тоярга тиеш. Матур һәм җыйнак биналарның кадерен белергә һәм сакларга кирәк.
Резеда ЗАКИРОВА,
Бакалыдагы 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: