+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 11:47

Бергәләп районны чистарак итик!

Хөрмәтле бакалылар!
27 мартта район хакимиятендә “Бакалы районы торак пунктларында экологик сәламәтләндерү һәм төзекләндерү буенча айлык үткәрү турында” карар кабул ителде, аңа ярашлы, 6 апрельдән 11 майга кадәр районда һәм бөтен республикада төзекләндерү айлыгы үтәчәк. 6 һәм 27 апрельдә бөтен рес-публика буенча шимбә өмәләре планлаштырылды.
Җәмәгать территорияләре, урам-юл челтәрләре, кешеләрнең күмәк ял итү урыннары, хәрби дан мемориаллары экологик шимбә өмәләре үткәреләчәк урыннар буларак билгеләнде. Эшләр исемлегенә чүп җыю һәм аны чыгару, фасадларны юу һәм биналарның цоколь катын буяу, юлларны тазарту, коймаларны буяу һәм бордюрларны аклау, агачларны кисү, яңгыр сулары өчен дренажларны санитар тазарту, балалар һәм спорт мәйданчыкларын ремонтлау, шулай ук агачлар һәм куаклар утырту кертелде.
Барлык бакалыларны шимбә өмәләрендә актив катнашырга чакырабыз! Әлеге акцияләр “Бергәләп республиканы чис-тарак итик!” девизында үтәчәк.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: