+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 12:01

Чебешләрне көз саныйлар

Кошчылык - терлекчелекнең тиз өлгерә торган тармакларының берсе, аңа баш санының җәһәт темплар белән артуы, югары продуктлылык һәм хезмәткә чыгымнарның һәм матди средстволарның азрак сарыф ителү хас. Шуңа күрә ул бүген уңышлы үсеш алган тармакларның берсе.

Кошчылык - терлекчелекнең тиз өлгерә торган тармакларының берсе, аңа баш санының җәһәт темплар белән артуы, югары продуктлылык һәм хезмәткә чыгымнарның һәм матди средстволарның азрак сарыф ителү хас. Шуңа күрә ул бүген уңышлы үсеш алган тармакларның берсе.
Районда шәхси кошчылыкны үстерү Катай авылында 10 ел элегрәк башланды, Татарстан Республикасының күрше авылыннан яшь кеше Алмаз Сәхипгәрәев Катай дуңгызчылык комплексының ярымҗимерек корпусын сатып алды һәм үз эшчәнлеген башлады. Тиздән ул буш торган Бакалы инкубатор-кошчылык станциясен сатып алып бизнесын киңәйтте. Катайдагы корпуслар аның бизнес-партнеры Рушат Рәхимов гаиләсенә күчте. 2013 елда Камай авылында әлеге тармакта тагын бер эшкуар Рушат Сәхипгәрәев эшли башлады. Аның варианты җыйнаграк, аз чыгымлы - бер корпуста эшкуар 40-45 мең баш яшь кош үстерә.
2018 ел ахырында шушы юнәлештә эшне Эльвер Салихҗанович Шагалиев дәвам итте. Яшь ирнең төрле өлкәләрендә, шул исәптән кошчылыкта, 20 ел эшкуарлык эшчәнлеге бар. Ул Иске Корыч авылында элекке комплекс корпусын сатып алды, ремонт үткәрде, кирәкле җиһазлар урнаштырды. Апрельдә - бройлер, аннан соң үрдәкләр һәм көзгә каз үстерүне планлаштыра.
Бүгенге көндә ике корпус тәүлеклек чебиләрне кабул итәргә әзер. Э.С.Шагалиевның планында - эш урыннары булдыру, катнашазык цехы эшләтеп җибәрү, йомырка салучы тавыклар үстерү.
Сергей Шокуров,
авыл хуҗалыгы идарәсенең
баш зоотехнигы.
Читайте нас: