+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 11:45

Эшкуарлар белән сөйләшү

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары алдына атна саен «инвестиция сәгате» үткәрү бурычын куйды, аның максаты анык билгеләнде – ачык аралашуны җайга салу, эшкуарлар, потенциаль инвесторлар белән диалог.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары алдына атна саен «инвестиция сәгате» үткәрү бурычын куйды, аның максаты анык билгеләнде – ачык аралашуны җайга салу, эшкуарлар, потенциаль инвесторлар белән диалог.
Узган пәнҗешәмбедә эшлекле очрашу форматында “инвестиция сәгате” безнең районда да үтте. Анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Илдусович Фәзрахманов катнашты.
Киңәшмәне ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев ни дә булса җитештерергә, нәрсә дә булса төзергә яки үз эшен ачарга теләгән эшкуарларда барлыкка килгән мәсьәләләрнең бүгеннән башлап атна саен бергәләп каралачагын билгеләде. Болар барысы ачык форматта үтәчәк. Хакимият, үз чиратында, булдыклы кешеләргә һәрьяклы - гамәлдә булган программалар буенча консультацияләрдән башлап биналар, җир участоклары сайлауда ярдәмләшү белән төгәлләп һ.б. - ярдәм күрсәтергә әзер һәм күрсәтә.
“Инвестиция сәгатьләре”ндә эшкуарлар хезмәттәшлек иткән районның барлык хезмәтләре вәкилләре катнашачак.
Бакалыда беренче “инвестиция сәгате” авыл хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланды. Һәм аңа урындагы үзидарә вәкилләре, энергия сату оешмалары җитәкчеләре, Россельхозбанк вәкилләре, дүрт эшкуар – проектларның инициаторлары, эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашты.
Хакимият башлыгының беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов Хакимиятнең кече бизнес субъектлары белән эшләү мәсьәләләрендә эшчәнлек стандарты раслануы турында белдерде. Бу мәсьәләгә кагылышлы карарларны тикшерү һәм кабул итү өчен координацион советның составы яңартылды һәм расланды.
Юлай Суфиянович җыелу-чыларны кече бизнес субъектларына ярдәм итүгә бүленүче средстволарны арттыру турында карар белән таныштырды. Бу сумма 1,2 млн сумга җитәчәк.
1 апрельдән Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты үткәргән конкурска документлар кабул итү башлана, һәм без үз программабызны кушма финанслау рәвешендә якынча 2,4 млн сум ала алачакбыз. Гомумән, лизингка техника сатып алган эшкуарларга һәм эш башлаучы эшкуарларга ярдәмгә якынча 3,6 млн сум (2018 елдагыдан 3 тапкырга күбрәк) юнәлтә алачакбыз, диде Ю.С.Зыязетдинов.
Киңәшмәдә дүрт эшкуарның эш планы һәм проекты каралды. Аларның кайберләренең исемнәре бакалыларга таныш инде. Мәсәлән, Чернов Вячеслав Иванович авыл хуҗалыгы продукциясе үстерү белән актив шөгыльләнә һәм ел саен яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешә.
Киңәшмәдә чыгыш ясап, В.И.Чернов киләчәккә планнары белән бүлеште – элекке “Красная звезда” комплексы территориясендә сәгатенә 65 тонна җитештерү куәте булган ашлык чистарту һәм киптерү комплексы төзергә. Бу җиһазның бәясе 20 млн. сум. - Сатып алганда үз средстволарыбызны файдаланачакбыз, кирәкле барлык документларны БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырачакбыз, чыгымнарның бер өлешенең республика бюджетыннан каплатылуына, ягъни компенсацияләнүгә исәп тотабыз, - диде ул.
Районны В.С.Чернов белән бәйләгән икенче бер проект - “Красная звезда”ның элекке склад биналары территориясендә шушы мәйданчыкта 15 мең тонна майлы культуралар орлыгын саклау өчен киптерү комплексы һәм саклагыч төзеп (аларны эшкәртүне үстерү перспективасы белән), “Бакалы” сәнәгать паркы булдыру. Бу мәсьәләне хәл итүдә дә республикадан ярдәм көтәләр.
Алдагы проект Ленар Мәхәсимович Насыйбуллин тарафыннан бәрәңге үстерүне киңәйтүне күз уңында тота. Бүгенге көндә ул Мостафа авыл биләмәсенең Нарат-Елга авылында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. 0,3 гектарлы теплицада яшелчә үстереп сата. Узган елда 10 гектар җирдә бәрәңге үстерде. Яхшы гына нәтиҗә алды. Үз көчләре белән 5400 кв. метр мәйданлы бәрәңге саклагычы төзеде, ул 500 тонна бәрәңгене саклауга исәпләнелгән. Бүгенге көндә 150 тонна орлыклык материл бар, чәчүлекләрен 50 гектарга җиткерергә, заманча техника сатып алуга грант (3 млн. сумга кадәр) алу өчен “Эш башлаучы фермер” программасында катнашуны планлаштыра.
Өченче проектның инициаторы - “Магистраль” җәмгыяте җитәкчесе һәм “Победа” кооперативы булдырылуның инициаторы Япрынцев Максим Геннадьевич, ул 3,3 млн сумлык (3 млн – грант ярдәме исәбенә, 300 мең сум – үз исәбенә) ягулык брикетлары җитештерү буенча җиһаз сатып алды. Алга таба техника сатып алуны һәм ягулык брикетларын ел әйләнәсенә җитештерүне планлаштыра. Бу максатларга 3940 мең сум күләмендә ярдәм сорый. Шул ук вакытта 8 эш урыны булдыру нияте бар.
Дүртенче проектның инициаторы “Бакалы совхозы” җәмгыяте учредителе Сираев Мәгъсүм Мөгаллимович булды. Хуҗалык 2016 елның сентябрендә банкрот хуҗалык җирләрендә оештырылды. Хәзерге вакытта 4428 гектар җире бар. Ул производствоны киңәйтүне планлаштыра.Беренче этапта үсемлекчелекне үстерәчәк (моның өчен 60 млн сум кирәк булачак), икенчесендә – терлекчелекне, өченче этапта авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне планлаштыра.Беренче этапта субсидияләр рәвешендә дәүләт булышлыгы сорый.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы И.И.Фәзрахманов күрсәтелгән барлык проектларны хуплады, эшкуарларны куелган максатларга ныклы барырга, авырлыклардан курыкмаска өндәде. Финанс мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәмләшергә вәгъдә итте.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләре буенча “инвестиция сәгате”нә йомгаклар ясап, район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев мондый очрашулар үткәрү райондагы инвестицион климатны яхшыртуга, потенциаль инвесторлар җәлеп итүгә, гомумән, аның икътисадын ныгытуга булышлык итә.
И.И.Фәзрахманов бу көнне шулай ук “Башпотребсоюз”ның кулланучылар җәмгыятьләре, кооперативлары вәкилләренең “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте базасында үткән 46нчы гомуми җыелышында катнашты. Чара кысаларында Илшат Илдусович “Җәмәгать туклануы”, “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыятьләрендә, аларның продукциясен дегустацияләү күргәзмәсендә булды.
Валентина ШАКИРОВА.
Читайте нас: