+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 12:55

Китапның тугры дуслары

Балалар модельле китап-ханәсендә каникул көннәрендә бәйрәм атмосферасы хакимлек итә. Төрле очрашулар, әңгәмәләр, экскурсияләр, квестлар, танып-белү программалары үткәрелә. «Китапның туган көне» бәйрәмен, барыннан да элек, яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләренең көтеп алуы гаҗәп түгел. Язгы каникуллар вакытында традицион үткәрелүче Балалар китабы атналыгы китап укырга яратучыларны җыя. Бу вакыйгага китапханәчеләр һәм балалар алдан әзерләнәләр: сценарийлар язалар, рольләрне ятлыйлар һәм кызыксынучан китап укучыларны һәм район үзәге балалар бакчаларыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кунакка көтәләр.

Балалар китапханәсе залларында һәрвакыт кеше күп була. Көн саен китапханәгә 50дән күбрәк кеше килә, ә барысы китапханәгә 2000нән артыграк китап укучы йөри. Китап укучы балалар елдан-ел арта, күп ата-аналар балаларының аң даирәсен киңәйтү белән кызыксыналар. Китапханә интерьеры үзенең оригинальлеге, бизәлешенең чагулыгы, актуальлеге белән җәлеп итә. Заманча мебель, компьютерлар һәм, әлбәттә “сөйли һәм уйный” белгән китаплар яшь китап укучыларга бик ошый. Китапханә фондында теләгән китапны табарга, шулай ук белешмә басмаларны карарга мөмкин.
Эвелина Әхмәтханова, Эвелина Авзалова, Алина Зәйнуллина, Лиза Крылова, Эвелина Маликова, Диана Яковлева, Анастасия Чернова, Данила Павлов, Радмила Нәҗмиева, Марк Евдокимов, Камила Мирзаянова, Арслан Әхмәтов, Карина Чернова, Камилла Гыйлемҗанова, Ваня Саличкин, Мальвина Суханова, Эвелина Әхмәтова, Эльвина Муллагалиева йомгаклар буенча балалар китапханәсенең кече абонементының иң яхшы китап укучылары булдылар. Илмира Алимова, Ярослава Николаева, Регина Ханнанова, Анастасия Башмакова, Айдар Кәлимуллин, Роман Асылкаев, Булат Закиров урта һәм өлкән абонемент китап укучылары арасында иң яхшылар.
Балаларга алга таба да китап дөньясына тугрылык, уку активлыгы һәм яңа ачышларга тоткарлыксыз омтылыш телисе килә!
Галина Николаева,
балалар модельле китапханәсе мөдире.
Читайте нас: