+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 11:49

Объектларны тикшерү

27 мартта район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев район үзәгендә ремонт эшләре барган объектларда булды.

27 мартта район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев район үзәгендә ремонт эшләре барган объектларда булды.
Бакалыдагы 2нче мәктәпнең азык блогында капиталь ремонт төгәлләнде. Төзүчеләр бинаның түшәмен, стеналарын, идәнен ремонтладылар, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын тулысынча яңарттылар, җилләткеч, янгын турында хәбәр итү системасы урнаштырдылар, җиһазларны алмаштырдылар. Хәзер азык блогында ит, балык, яшелчә һәм башка продуктларны эшкәртү өчен аерым цехлар бар. Мәктәп филиалының азык блогында да шундый ук күләмдә эшләр башкарырга кирәк. Визит барышында район җитәкчесе мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева һәм мәктәп директоры А.В.Абрамова белән учреждениенең көнүзәк проблемаларын, шул исәптән мәктәпне алда торган капиталь ремонтлауны тикшерделәр.
Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында ремонт эшләренең кызган мәле. Районда яшәүчеләр һәм кунаклар мәдәният учагының ничек матурлануын күреп торалар. Ремонт барышында бинаның фасад өлеше, түбәсе тулысынча яңартыла, бина эчендә бизәкләү эшләренең зур өлеше башкарылган, костюмнар өчен, гримерка кебек һәм башка махсус бүләмәләр булдырылган. А.Г.Андреев башкарылган эшләргә яхшы бәя бирде, подряд оешмасы җитәкчесенә кичекмәстән сәхнәне ремонтлау белән шөгыльләнергә кушты. Һава торышы яхшыру белән концерт залы янындагы территорияне төзекләндерергә кирәк булачак. Мәктәп җитәкчелегенең һәм коллективының нияте буенча анда оригиналь формада һәм композицияләрдә чәчкә түтәлләре барлыкка киләчәк.
Миләүшә Риянова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше секторы мөдире.
Читайте нас: