+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 апрель 2019, 11:33

Торак йорт төзү планлаштырыла

«БРның Торак төзелешен үстерү фонды» коммерциягә карамаган төзелеш оешмасы тарафыннан дүрт фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла. Адрес: Бакалы авылы, Зотов урамы, 108нче йорт (бизәкләү эшләре, газ белән җылытылачак, су, канализация).
Фатирларны сату гражданнарның үз средстволары исәбенә Башкортстан Республикасының 2005 елның 2 декабрендәге «Башкортстан Республикасында торак мөнәсәбәтләрен җайга салу турында» 250нче Законның 20.1нче статьясына ярашлы тормышка ашырылачак.
Заявкалар Бакалы авылы, Ленин урамы, 91нче йорт адресы буенча Бакалы районы муниципаль район хакимиятенең 28нче кабинетында кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 3-29-42.
Муниципаль район
хакимияте.
Читайте нас: