+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 апрель 2019, 13:13

Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына

Уфа шәһәрендә 39нчы гимназия базасында Җәлил Киекбаев исемендәге VIII Халыкара туган телләр фестивале узды. Ул Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә Башкортстан һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлек турында Килешүне тормышка ашыру кысаларында үтте.“Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына” темасындагы быелгы чара Халыкара туган телләр көненә һәм Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәрим тууының 100 еллыгына багышланды.

Уфа шәһәрендә 39нчы гимназия базасында Җәлил Киекбаев исемендәге VIII Халыкара туган телләр фестивале узды. Ул Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә Башкортстан һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлек турында Килешүне тормышка ашыру кысаларында үтте.
“Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына” темасындагы быелгы чара Халыкара туган телләр көненә һәм Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәрим тууының 100 еллыгына багышланды.
Анда Башкортстан Республикасының ассоциацияләнгән мәктәпләре укучылары һәм ЮНЕСКО дуслары клубы һәм Әзербайҗан, Әрмәнстан, Украина һәм Беларусь Республикасыннан ЮНЕСКОның “Киләчәк өчен укыту” проекты буенча партнер-мәктәпләре катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар Мостай Кәримнең дөньяның 24 теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен (шигырьләр, повестьлар, хикәяләр фрагментары) чыгыш ясаган халык вәкилләренең милли уен коралларының музыкаль озатуында сәнгатьле башкардылар.
Бакалыдагы 2нче мәктәптә укучылар катнашу өчен видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Арина Архипова, Аделина Тангаева, Диләрә Шәйхаттарова, Альбина Батраева, Розалина Мусина М.Кәримнең шигырьләрен башкорт телендә сөйләделәр. 9нчы сыйныф укучысы Станислав Тимашев М.Кәримнең “Озын-озак балачак” повестеннан татар телендә өзек сөйләде. Катнашкан өчен аларның барысы да сертификатлар алдылар. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин М.Кәримнең “Рус түгелмен, ләкин россиян мин” шигырен башкорт телендә сөйләдем. Чыгышым Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бәяләнде. “Башкортстан” төбәгенең ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе директоры А.Ф.Ганиева һәм проектның төбәк координаторы Л.М.Богуславская тарафыннан танылу, әлбәттә, күңелле.
Флешмоб булды, фестивальдә барлык катнашучылар “Башкортстан – Уралның энҗе бөртеге” җырын башкардылар.
Тәслия ГАЛИУЛЛИНА,
Бакалыдагы 1нче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Читайте нас: