+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 апрель 2019, 16:43

Экологик шимбә өмәләрендә актив катнашыйк!

Язын без террито-рияләрне тазарту һәм төзекләндерү мәсьәлә-ләренә традицион зур игътибар бүләбез. Шушы көннәрдә район хакимиятендә авыл биләмәләре башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре белән төзекләндерү һәм агачлар утырту буенча эш планнарын һәм күләмнәрен тикшердек.
Барлык учреждениеләр һәм оешмалар коллективларын, шулай ук халыкны алда торган гомумреспублика шимбә өмәләрендә актив катнашырга чакырабыз.
Беренче шимбә өмәсе 6 апрельдә, булачак.
Кадерле бакалылар! Әйдәгез, районны чистарак, уңайлырак, матуррак итик!
Читайте нас: