Гаилә… йөрәк түрендә урын алып тора бу тылсымлы сүз. Гаилә - ул ике язмыш бергә кушылып, бишектә әнисенең бишек җырына йоклап яткан сабыйдан башлана. Гаилә - әби, бабай, әти, әни һәм балалар… Һәр гаилә - аерым бер дәүләт диләр, мин дә үземнең гаиләмне бәләкәй генә бер дәүләткә тиңләр идем. Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, Таһир абыем һәм мин - Камилә.
Мин - аталы-аналы, алтын канатлы бала. Әти-әнием, абыем Таһир белән тату гаилә булып гомер кичерәбез. Безнең гаилә тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя. Кош канаты белән, гаилә - татулыгы белән көчле, диләр бит. Аның нигезе нык булырга, какшамаска тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Ә мин үзебезнең йортның җимерелүен теләмим. Әтием белән әнием – йортның тоткасы, ә без – аның көзгесе.
Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтиебез, бүгенге заманның башка бик күп ир-егетләре кебек үк, эшкә себергә йөри. Ул вахтада чакта миңа һәм әниемә авыргарак төшә, әлбәттә, ләкин без сынатмыйбыз. Әти дә анда ял итеп ятмый ич! Дөньябыз җитеш булсын дип тырышып йөрүе.
Өйнең яме - ана белән, ди татар халкы. Чыннан да, әнием гаилә учагын саклаучы, уңган, сөйкемле кеше. Ул безне җаныннан артык күрә, киләчәккә якты өметләр баглый. Безнең өчен утка-суга керергә дә әзер ул минем әнием! Аның кулыннан килмәгән эш юк. Ул барлык эшкә дә оста: тәмле итеп бәлешләр, ашлар пешерә. Ә кышкы озын кичләрдә ул кул эшләре белән утырырга ярата. Шулай итеп ул күңелем белән ял итәм, ди әниебез.
Шуның өстәвенә әле әнием бик җаваплы эштә эшли. Ул авыл Советында эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкара. Шуңа күрә аңа тышкы кыяфәтне матур йөртү генә түгел, ә һәрвакыт халык белән яхшы мөгалләмәдә булу да зарури. Әниебез безнең авырлыклар алдында куркып кала торган кешеләрдән түгел. Ул нинди генә эшне башласа да, аны төгәл итеп азагына тиклем башкарып чыгарырга гадәтләнгән.
Минем өчен бик тә якын булган тагы бер кеше ул - минем абыем. Таһир абыем миннән шактый өлкән. Бүгенгесе көндә ул үзебезнең Бакалы районы үзәк дәваханәсендә ашыгыч ярдәм пунктында фельдшер булып эшләп йөри. Мин аның эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алам. Беренчедән, ул миңа иптәш, киңәшче булса, икенчедән ул кайткач, миңа өй эшләре шактый җиңеләя! Ул кайткач, мал-туар карау абыем җилкәсенә төшә. Төп эшем уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышам мин. Чөнки, алдан әйтүемчә, әниебезнең болай да эше бик күп.
Авылда яшәгәч, безнең үз бакчабыз бар. Анда без яшелчә-җимешне үстереп еллык запасны әзерләп базга тутырып куябыз. Тагын әле без сыер малы, бик күп итеп кош-корт асрыйбыз. Шуңа күрә табыныбыз һәрчак мул. Тик шунысы кызганыч: авылда яшәгәч, шәһәр халкы кебек, ял саен концерт-театрларга, кинога, кафеларга йөреп булмый. Ләкин без барыбер заманнан артка калмаска тырышабыз: сирәк кенә булса да район үзәгенә яисә күрше Азнакай шәһәренә яраткан артистларыбызның концертларына йөрибез.
Өебез бик зур безнең, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Әби-бабам да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез. Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Якыннарымның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим.
Минемчә, гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Мин бөтен-бөтен кешеләргә дә шундый җылы, тату гаиләләрдә яшәүләрен теләп калам.