+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 апрель 2019, 16:54

Кулланучылар кооперациясе – авылда яшәүчеләрнең ышанычлы партнеры

28 мартта Бакалыда республика киңәшмәсендә катнашучылар кулланучылар кооперациясе проблемаларын һәм үсеш перспективаларын карадылар. Биредә Башпотребсоюзның кулланучылар оешмалары, кооперативлары вәкилләренең 46нчы отчет җыелышы узды. Анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - БР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы И.И.Фәзрахманов катнашты.

28 мартта Бакалыда республика киңәшмәсендә катнашучылар кулланучылар кооперациясе проблемаларын һәм үсеш перспективаларын карадылар. Биредә Башпотребсоюзның кулланучылар оешмалары, кооперативлары вәкилләренең 46нчы отчет җыелышы узды. Анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - БР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы И.И.Фәзрахманов катнашты.
Башкортстан кооператорлары күп еллар инде РФ Үзәк союзында иң яхшы ун рәтенә керә. Алар - бюджетка иң зур салым түләүчеләр, үз продукцияләрен җитештерүгә басым ясап, районнар икътисадын үстерүгә саллы өлеш кертәләр.
Кулланучылар кооперациясе системасы елдан-ел үзенең ныклыгын һәм таләп ителүен раслый. Лидерлар да ачыклана, алар арасында озак еллар БРның Атказанган кулланучылар кооперациясе хезмәткәре А.Н.Дырнаев җитәкчелек иткән “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте дә бар.
Системада дүрт: “Бакалы”, “Икмәк комбинаты”, “Җәмәгать туклануы” һәм “Сәүдә йорты” кулланучылар җәмгыяте эшли. Аларда 365 кеше уңышлы хезмәт куя. Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле эшчәнлекне оештыру максатларында кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны хезмәтләндерүнең прогрессив алымнары актив кертелә, тышкы йөзен яңартып һәм төзекләндерелгән территорияләр белән махсус магазиннар булдырыла. Сатылучы продукциянең һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең ассортименты даими киңәя. Барлык тармакларны үстерүгә - хәзерләүдән алып үз продукцияләрен җитештерүгә һәм сатуга кадәр ныклы игътибар бүленә.
Төп бурычлардан тыш, кулланучылар кооперациясе районның хәтта иң төпкелдәге, кайвакыт бары берничә дистә кеше генә яшәгән торак пунктларында авыл кешеләренә беренче кирәк-ярак товарлар сатып алырга ярдәм итеп, социаль миссия үтиләр. Күчмә сәүдә киң кулланыла.
Безнең кулланучылар җәмгыяте продукциясе районда, шулай ук аннан читтә дә таләп ителә. Семинарда катнашучыларның сәүдә нокталарына экскурсияләр һәм район Мәдәният сарае фойесендә күргәзмәдә продукцияне дегустацияләү вакытында моңа инану мөмкинлекләре булды. Төрле камыр ризыклары, блюдолар, оригиналь бизәлешләре чарада катнашучыларны сокландырды.
Мәдәният сараенда үткән пленар өлешкә кадәр составында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - БР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы И.И.Фәзрахманов, Башпотребсоюз Советы рәисе М.Р.Абдуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев булган делегация «Гастроном» супермаркетында, “Икмәк” магазинында, “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыятендә, яңа ачылган “Таверна” кафесында булды. Кунаклар күргәннәрдән канәгать калдылар, “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Пленар өлештә кунакларны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев сәламләде. Александр Георгиевич районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, анда “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте мөһим урын алып тора. Конкурентлар саны артуга карамастан, районның ваклап сату сәүдә әйләнешендә кулланучылар кооперациясе өлешенең ел саен артуын билгеләде. Предприятие муниципаль район бюджетына иң зур салым түләүче. 2018 елда райпо предприятиеләре тарафыннан 14 млн сум салым түләнде.
Башпотребсоюзның 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм республика кооперациясе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар белән Башпотребсоюз Советы рәисе М.Р.Абдуллин чыгыш ясады. Мансур Рәшитович республика кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, гомуми товар әйләнеше күләмнәренә, кооператорларның үз продукциясе күләмнәренә тукталды. Иң зур табыш алган, бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга бирәчәге булмаган, эшчәнлекнең барлык төрләре буенча планнарның һичшиксез үтәлүен, күләмнәрнең артуын һәм рентабельле эшне тәэмин иткән кулланучылар кооперациясе оешмаларының тотрыклы эшчәнлеген билгеләде.
Отчетлар белән традиция буенча Башпотребсоюзның ревизия комиссиясе рәисе, баш бухгалтеры чыгыш ясадылар. Мәләвез, Кырмыскалы, Куергазы һәм башка кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - БРның авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы И.И.Фәзрахманов үзенең чыгышында Башпотребсоюз эшчәнлеген югары бәяләде. Ул бүген икътисади хәл һәм тормыш үзе кооператорлар алдына күп кенә яңа, катлаулы бурычлар куюын, әмма аларны башкарып булачагын билгеләде. Кулланучылар кооперациясе авылда яшәүчеләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә урындагы үзидарә органнарының төп партнеры булып кала.
Илшат Илдусович кооператорларның бергәләп районда яшәүчеләрне яңа хезмәтләндерү формалары, яңартылган магазиннар, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән табыш китерәчәк проектлар белән алга таба да шатландырачакларына ышаныч белдерде. Ул шулай ук республика территориясендә тормышка ашырылучы проектлар буенча күрсәтелүче дәүләт булышлыгы чараларына тукталды. И.И.Фәзрахманов Бакалы кулланучылар җәмгыятенең нәтиҗәле оештырылган эшчәнлегенең тәэсирләндерүен ассызыклады, алга таба да марканы тотуларын һәм республиканың иң яхшы кулланучылар җәмгыятьләре исәбендә калуларын теләде.
Җыелыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Кулланучылар оешмаларының, кооперативларының 20гә якын вәкиле төрле номинациядә бүләкләнделәр.
Җыелышта катнашучылар сәүдә объектларында, “Икмәк комбинаты”, “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятьләренең җитештерү цехларында булдылар, бу предприятиеләр җитештергән продукциягә дегустация үткәрделәр.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: