+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 апрель 2019, 17:17

Йөрәкнең шәфкатьле, кулларның сихәтле булуы кирәк

Район үзәк дәвахәнәсендә Бакалыдагы 1нче һәм 2нче мәктәпләрнең химия-биология профильле 10-11нче сыйныфлары укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия үткәрелде. Экскурсияне Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм район дәваханәсе оештырдылар.

Район үзәк дәвахәнәсендә Бакалыдагы 1нче һәм 2нче мәктәпләрнең химия-биология профильле 10-11нче сыйныфлары укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия үткәрелде. Экскурсияне Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм район дәваханәсе оештырдылар.
Чара дәваханәнең конференц-залында башланды, анда поликлиника мөдире, табибә-психиатр Л.Н.Хөсәенова укучыларны дәваханә турында гомуми мәгълүматлар белән таныштырды, район үзәк дәваханәсе подразделениеләре, хезмәт шартлары һәм медицина һөнәренә таләпләр турында сөйләде. Шулай ук укучылар сәламәтлек саклау учреждениесенең эшчәнлеге турында мәгълүмати видео карадылар. Әңгәмә ахырында мәктәп укучыларын организмның тонусын күтәрү өчен кислородлы коктейль һәм фиточай белән сыйладылар.
Очрашуны поликлиника һәм стационар бүлекчәләре буенча кызыклы экскурсия дәвам итте. Медицина профилактикасы, рентген, УЗИ кабинетларында, терапия, хирургия, кабул итү бүлекчәләрендә һәм дәваханәнең башка структур подразделениеләрендә булдык.
Беренчеләрдән булып безне функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы Ольга Варламова каршы алды, ул ни өчен йөрәккә электрокардиограмма ясарга кирәклеге турында җентекле аңлатты, электродларны кую процедурасын ничек үткәрергә, мәгълүматны ничек алырга кирәклеген, йөрәге ритмлы һәм дөрес эшләгән сәламәт кешенең кардиограммасы нинди булырга тиешлеген күрсәтте.
Флюорография һәм рентген кабинетында булу да күп фикерләр тудырды. Медицина хезмәткәре Л.Ф.Хафизова елга бер тикшерелеп торуның мөһимлеге, флюорография кабинетына вакытында килеп җитди күңелсезлекләрдән сакланып калу мөмкинлеге турында сөйләде. Арытаба без профилактика һәм диспансеризация, УЗИ кабинетларында, лабораториядә булдык.
Хирургия бүлекчәсендә безнең алда өлкән шәфкать туташы Р.Ә.Хәйретдинова чыгыш ясады. Ул бүлекчә эшчәнлеге турында җентекле сөйләде, медицина хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ассызыклады. Болар - җаваплылык, сабырлык, һөнәри этика һәм башкалар. Резида Әнәсовнаның сүзләре буенча, медик өчен иң мөһим бүләк - пациентка савыгырга ярдәм итә алуыңны күрү. Аның сүзләренә хирургия бүлекчәсе мөдире В.И.Кудряшов кушылды, ул табиб һөнәрен бик кызыклы, игелекле, җаваплы һөнәр булуын әйтте. Үз-үзеңне корбан итү, кешеләрне ярату, миһербанлык, тыныч булу - табибка хас сыйфатлар. Мәктәп укучылары аның белән шәхсән танышуларына шат иделәр, аның шушы игелекле һөнәргә 45 ел гомерен багышлавы турында белделәр.
Табиблар белән шәхсән таныша, аларның хезмәтенең үзенчәлекләрен белү, кызыксындырган сорауларны бирү өчен уникаль мөмкинлек булдырган оештыручыларга зур рәхмәт. Белгечләр безгә үз эшчәнлекләре юнәлешләре турында җентекле сөйләделәр, бүлекчәләрнең җиһазланышын күрсәттеләр. Күп кенә укучыларның дәваханәдә бу һөнәрдә үзләрен сынап карау теләге барлыкка килде.
Алсу Миңнуллина,
яшь хәбәрче.
Читайте нас: