+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 13:52

Башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчтеләр

Республика мәктәпләре, шул исәптән безнең райондагылар, 1 апрель-дән бишкөнлеккә күчтеләр. Дәресләр өстәләчәкме, уку сәгатьләре кыскарачакмы, педагогларның хезмәт хакы белән нәрсә булачак?
Бу турыда җентеклерәк мәгълүматны район мәгариф бүлегенең баш белгече Э.Ф.Мөхәммәдиевадан белдек.
- 1 апрельдән район-ның 2-4нче сыйныфтагы 1062 укучысы биш көнлек белем алу системасына күчте. Белем бирү эшчәнлеге режимына карата гигиеник таләпләргә ярашлы яңа расписание каникуллардан соң шунда ук, дүртенче чирек башыннан кертелде. Барлык гомуми белем бирү учреждениеләре элек кабул ителгән уку планы буенча эшлиләр. Ул ике – мәҗбүри һәм вариатив өлештән тора. Беренчесенә барлык төбәкләр өчен гомуми федераль фәннәр керә. Икенчесенә - төбәк фәннәре.
Яңа графикка күчкәндә укыту-чыларның уртача хезмәт хакының күләме үзгәрмәячәк. Башлангыч сыйныфларда алты көнлек эш атнасында укытучыга йөкләнеш 26 сәгать булса, биш көнлектә ул 23 сәгать тәшкил итә. Сәгатьләр аермасы Федераль белем бирү стандартлары буенча биш: спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый, социаль, гомуми интеллектуаль, гомуми мәдәни юнәлеш буенча дәрестән тыш эшчәнлек исәбенә компенсацияләнәчәк. Законга ярашлы, хезмәткәрләр график үзгәрү турында кисәтелделәр.
Һәр айның бер шимбәсендә гомуми мәктәп чарасы – спорт, патриотик яки мәдәни чара үткәрү планлаштырыла.
Яңа 2019-2020 уку елында районның барлык мәктәпләре биш көнлеккә күчәчәк.
Читайте нас: