+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 13:05

Кошларны сагынып каршы алабыз

Иске Әҗми авыл модельле китапханәсендә ел саен Кошлар көне үткәрәбез. Быел да китаплардан «Кошлар - безнең дуслар» дип аталган һәм укучылар рәсемнәре күргәзмәләре оештырдык.

Иске Әҗми авыл модельле китапханәсендә ел саен Кошлар көне үткәрәбез. Быел да китаплардан «Кошлар - безнең дуслар» дип аталган һәм укучылар рәсемнәре күргәзмәләре оештырдык.
1 апрельдә Иске Әҗми гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Кошларны сагынып каршы алабыз» бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә Дияш авылының «Преображение Господня» храмы настоятеле протоиерей Владимир Кун килде.
Алып баручылар - укучылар Е. Васильева һәм К. Сергеева яз җитү белән безнең якларга очып кайткан кошлар турында сөйләделәр. Балаларга мөрәҗәгатендә протоиерей Владимир Кун кошларның файдасы турында сөйләде, алар турында бигрәк тә кышын һәм язын хәстәрлек күрергә кирәклеген әйтте.
Китапханәче Н.З.Кутлина китап күргәзмәсе һәм «Кошларны ничек сакларга?» белешмәлеге белән таныштырды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы М.Ф. Кутлина балаларның кошлар турында белемнәрен тикшерде. Алар кроссворд чиштеләр һәм уйнадылар. Кече сыйныф укучылары Д.Трофимов, А.Сафина, Д.Кулуева, кош костюмнары киеп, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм көнендә барыбыз мәктәп яны участогына чыктык һәм агачларга сыерчык оялары һәм җимлекләр элдек. Сыерчыклар өчен ныклы ояларны - мәктәп кочегары Н.И.Иванов, ә җимлекләрне әти-әниләре белән бергә балалар ясады.
Язын һәм көзен кошлар безне сайраулары белән шатландырачаклар, урманнарны, басуларны һәм бакчаларны бихисап күп бөҗәкләрдән арындырачаклар.
Наилә Кутлина, китапханәче.
Читайте нас: