0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 17:33

Кызылчадан прививка саклап калачак

Кызылча – йогышлы вируслы авыру, ул гомуми интоксикация, күзләрнең, тамак өстенең һәм өске сулыш юлларының лайлалы тышчасында катараль күренешләр, тиредә кызгылт тимгелләр барлыкка китерә.

Кызылча – йогышлы вируслы авыру, ул гомуми интоксикация, күзләрнең, тамак өстенең һәм өске сулыш юлларының лайлалы тышчасында катараль күренешләр, тиредә кызгылт тимгелләр барлыкка китерә.


Аны парамиксовирус китереп чыгара, ул тышкы мохиттә үрчеми. Инфекциянең чыганагы - кызылча белән авырган кеше. Авыру кеше тән тиресендә тимгелләр барлыкка килгәнгә кадәр – 3-4 көн һәм алар барлыкка килгәннән соң 4 көн дәвамында башкаларны йогышландырырга мөмкин.


Авыру һава-тамчы юлы белән тапшырыла. Инкубация чоры – 8дән 17 көнгә кадәр, гадәттә 9-10 көн. Чирдән соң гомерлек тотрыклы иммунитет барлыкка килә.

Авыруның төп клиник билгеләре: тән температурасының 38 градуска кадәр күтәрелүе, тамак өстенең һәм өске сулыш юлларының лайлалы тышчасында катараль күренешләр. Арытаба башта колак артларына, биттә, муенда һәм күкрәкнең өске өлешендә, аннан соң гәүдәдә, кул-аякларда тимгелләр барлыкка килә. 3-4 көннән соң алар төссезләнә һәм юкка чыга, аларның урынында пегментлар һәм тире купкан урыннар барлыкка килә.


Кызылчага шик булган барлык авырулар йогышлы чирләр стационарында дәваланырга тиешләр.

Кызылча килеп чыгу һәм таралуны профилактик чаралар кисәтә.

  • Прививкаларның милли календарена ярашлы, кызылчага каршы вакцинацияне балалар – 1 яшьтә, ревакцинацияне 6 яшьтә алырга тиешләр.
  • Кызылча белән чирләмәгән, прививка ясалмаган яки кызылчага каршы прививка ясалуы турында мәгълүмат булмаган балаларга һәм үсмерләргә прививка кимендә 3 ай интервал белән теләсә кайсы яшьтә ике тапкыр ясала.

Хәзерге заманда, кызылча авыруын бетерү буенча чаралар үткәрелгәндә, 35 яшькә кадәрге һәр өлкән кешегә кызылчага каршы ике тапкыр прививка ясалган булырга тиеш.

Кызылча килеп чыккан урыннарда авыру кешене чирнең клиник билгеләре югалганчыга кадәр, әмма тимгелләр барлыкка килгәннән алып 5 көннән дә ким булмаган срокка изоляциялиләр. Бәйләнештә булган кешеләргә көн саен медицина каравы үткәрелә. Прививка ясату яшенә җитмәгән балаларга (1 яшькә кадәр) контактта булган көннән 5 көннән дә соңламыйча иммуноглобулин кертелә.


Инфекция чыганагы мәктәпкәчә балалар учреждениесендә яки мәктәптә теркәлсә, беренче чирле ачыклану мәленнән алып соңгы чирле ачыклану мәленнән 21 көн үткәнгә кадәр коллективка бу инфекция белән авырмаган һәм аңа каршы прививка ясалмаган балалар кабул ителми.

1 апрельдән район үзәк дәваханәсендә элек чирләмәгән, прививка ясалмаган, прививкалар ясалуны раслаган документлары булмаган кешеләр, шулай ук кызылчага каршы прививка ясалмаган хезмәт мигрантлары, шулай ук прививка ясарга ярамаганлык турында медицина документы булмаган 2-17 яшьтәге балалар; 18-35 яшьтәге өлкәннәр; эчкәреге авылларда яшәүчеләр иммунлаштырылалар.


Әлеге категориягә кергән барлык кешеләрне поликлиниканың һәм балалар консультациясенең прививка кабинетларына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.


Лилия ХӨСӘЕНОВА,

поликлиника бүлекчәсе эшен оештыру өчен җаваплы белгеч.


Фото: yandex.ru
Читайте нас: