+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 16:29

Шундый һөнәр бар - Туган илне сакларга!

Республикада, Русиянең барлык шәһәрләрендәге кебек, чираттагы язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Өч ай ярымда, 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, илнең Кораллы көчләре сафларын 135 мең армиягә алынучы тулыландырачак. Безнең республикадан Туган илне сакларга барлык төр гаскәрләргә 5 меңгә якын яшь кеше алыначак.

Республикада, Русиянең барлык шәһәрләрендәге кебек, чираттагы язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Өч ай ярымда, 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, илнең Кораллы көчләре сафларын 135 мең армиягә алынучы тулыландырачак. Безнең республикадан Туган илне сакларга барлык төр гаскәрләргә 5 меңгә якын яшь кеше алыначак.
Алар арасында безнең егетләр дә хезмәткә китәчәк. Язгы чакырылышта районның 279 егете медицина каравы үтәчәк. Аларның 77се - 40ы – Бакалы, 37се Шаран районыннан хезмәт итәргә китәчәк. Быел хәрби хезмәткә чакыру даталары элеккечә калды. Хезмәт итү срогы да үзгәрмәде - 2019 елда армия алынучыларга 12 ай хезмәт итәргә кирәк булачак. 18дән 27 яшькә кадәрге яшьтәге барлык ир-егетләр армиядә хезмәт итәргә тиешләр. Армиягә алынучыларны беренче озату апрель уртасында булачак.
Районның чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды, аңа район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев җитәкчелек итте. Аның составына Бакалы һәм Шаран районнары буенча хәрби комиссар К.А.Клюкин, район үзәк дәваханәсе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге, район мәгариф бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты вәкилләре керде.
Комиссиянең беренче эш көнендә хәрби комиссариатка 20дән күбрәк призывник килде. Аларның барысы да медицина тикшерүе үттеләр. Күбесе хәрби хезмәткә яраклы дип табылды.
Яшьләрнең күбесенең үз гражданлык бурычларын үтәүгә уңай каравы һәм Ватанга хезмәт итәргә теләк белдерүләре куанычлы. Егетләр Калининградтан башлап Ерак Көнчыгышка кадәр төрле гаскәрләрдә (коры җир гаскәрләрендә, хәрби диңгез флотында, хәрби десант гаскәрләрендә) хезмәт итәчәкләр. Бүлгәндә призывникларның үз теләкләре исәпкә алыначак. Өйләнгән, балалары яки авыру һәм пенсия яшендәге әти-әнисе булган армиягә алынучылар яшәү урыннарына якын хезмәткә җибәреләчәкләр. Хезмәтне кичектереп торуга килгәндә, аны югары уку йортларында гына түгел бәлки, урта һөнәри учреждениеләрдә яки магистратура программасы буенча укучылар да ала алачак.
Элеккечә, хәрби комиссариат ДОСААФта хәрби шоферлар, шулай ук укчылар-парашютчылар әзерләүне дә актив дәвам итәчәк.
Уфа шәһәренең җыелу пунктында призывникларга обмундирование, персональ электрон карталар, сим-карталар, ВТБ-24 картасы бирәчәкләр. Хәрби комиссариат Бакалы призывникларының нинди шартларда хезмәт итүләрен күзәтә, элемтә булдырырга тырыша, часть командованиесе белән актив эшчәнлек итә.
Башкортстанда чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоннары ачылуын билгеләргә телим.
Хәрби комиссариатта телефон - 8 (347) 228-02-92 (консультация-хокукый пункт, эш көннәрендә көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 10нан 17 сәгатькә кадәр); 8 (347) 253-13-48, 228-43-59 (гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге, 9дан 18 сәгатькә кадәр).
Уфа гарнизоны хәрби прокуратурасында - 8 (347) 250-05-10, эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр.
Уфа гарнизоны хәрби судында - 8 (347) 259-14-83, эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр.
Ашыгыч психологик ярдәм - 8 (800) 7000-183, тәүлек әйләнәсенә.
Динар ГЫЙЗАМОВ, чакыру бүлекчәсе
начальнигы.
Читайте нас: