+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 13:58

Социаль пенсияләр артты

1 апрельдән пенсионерларга социаль пенсияләр 2 процентҡа индексацияләнде.

1 апрельдән пенсионерларга социаль пенсияләр 2 процентҡа индексацияләнде.
Шул ук вакытта чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, радиация һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының дәүләт пенсияләре, шулай ук социаль пенсияләрнең үсүенә бәйле булган башка түләүләр артты.
Моннан тыш, Русия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русия Федерациясе Хезмәт Геройларына, өч дәрәҗәле Дан ордены һәм I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнгән гражданнарга өстәмә айлык матди тәэминат күләме индексацияләнә.
Республиканың 101 мең пенсионерына, шул исәптән социаль пенсия алган 93 мең пенсионерга арттырылган пенсия түләнергә тиеш.
Арттырылган пенсия түләү өчен республика финанслау белән тулы күләмдә тәэмин ителгән, дип хәбәр итә Русия Пенсия фонды әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.
Русия Пенсия фондының
БР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас: