+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 13:51

Ветераннар алдында баш иябез

Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү максатыннан мартта безнең районга «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы әгъзасы, «Ветераннарга ярдәм» юнәлешенең координаторы, Башкортстан Республикасы төбәк бүлекчәсен җитәкләүче Александр Юдин килде.

Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү максатыннан мартта безнең районга «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы әгъзасы, «Ветераннарга ярдәм» юнәлешенең координаторы, Башкортстан Республикасы төбәк бүлекчәсен җитәкләүче Александр Юдин килде.
Волонтерлар Сергей Романов, Глүзә Кашапова һәм Дарья Щипанова белән берлектә Александр Юдин Бөек Ватан сугышында катнашучы Вербин П.Ф. янына бардылар.
Павел Федорович 1923 елның 14 гыйнварында туа, 1941 елның октябрендә армиягә чакырыла. 18 яшьлек егет чагында десант гаскәрләренә эләгә. Ел дәвамында Мәскәүдә Внуково аэродромы базасында калган чакырылучылар белән бергә парашюттан сикерү күнекмәләрен шомарта. Фашистлар Сталинградка якынайгач, десантчылар корпусын пехота дивизиясенә күчерәләр һәм Сталинградны обороналау өчен җибәрәләр. П.Ф.Вербин миномет ротасында хезмәт итә, башта наводчик, аннан соң рота командиры була. Якташыбыз Будапештны, Венаны азат итүдә катнаша, Җиңү көнен дә Австриядә каршылый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Кыюлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен» медальләре немецларга каршы көрәшкә керткән өлешенә бәя булды.
Сөйләшү барышында ветеран волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга шушылар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Яшьләр аңа ныклы сәламәтлек теләделәр, җир йөзендә тынычлык хакына кылган батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр.
Бүген, тыныч вакытта, рәхәтләнеп эшли, тормышка шатлана һәм балаларыбызны тәрбияли алуыбыз өчен көрәшкән яугирләрне хөрмәт итәбез һәм хәтерлибез. Кадерле ветераннар, сезнең алда хөрмәт белән баш иябез, һәм изге 9 Май көнен күрә алмаган геройларның барысы турында якты истәлек саклыйбыз.
Елена Тангаева, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының баш белгече.
Читайте нас: