+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 16:06

Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсендә Хакимият көне

Авылның ничек яшәвен, анда яшәүчеләрне нинди проблемалар борчыганын ишетү, авылларның көн үзәгендәге мәсьәләләрен карау һәм билгеле бер карарлар кабул итү өчен авыл биләмәләре территорияләрендә Хакимият көннәре үткәрелә. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, аның урынбасарларының, төрле ведомстволар җитәкчеләренең Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы урындагы мәктәпнең актлар залында үтте.

Авылның ничек яшәвен, анда яшәүчеләрне нинди проблемалар борчыганын ишетү, авылларның көн үзәгендәге мәсьәләләрен карау һәм билгеле бер карарлар кабул итү өчен авыл биләмәләре территорияләрендә Хакимият көннәре үткәрелә. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, аның урынбасарларының, төрле ведомстволар җитәкчеләренең Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы урындагы мәктәпнең актлар залында үтте.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә авыл биләмәсе башлыгының 2018 ел буенча отчеты булды. Г.Ф.Галиев авыл биләмәсендәге демографик хәл белән таныштырды, бюджетның керем һәм чыгым өлешләренең үтәлешенә җентекле тукталды, халыкның социаль тәэмин ителүенә, экологик хәвефсезлеккә һәм территорияне төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә, салымнар җыюга кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Галимҗан Фәткылбаянович спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш, халыкның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бүлде.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов үзенең чыгышында биләмәнең икътисади үсешенең төп якларына кагылды, авыл хакимиятенең узган елдагы эшчәнлегенә бәя бирде. Ул авыл хакимиятенең, средстволар һәм көч җитмәвенә зарланмыйча, үзендә, кешеләрдә, булган инфраструктурада ресурслар эзләргә тырышуын билгеләде.
Район хакимияте белгечләре тарафыннан авыл биләмәсе эшчәнлегенә ел саен берничә күрсәткеч буенча үткәрелүче мониторинг нәтиҗәләре 2018 елда Яңа Катай авыл Советының үз позицияләрен яхшыртуы турында сөйли. Дүртенче квартал йомгаклары буенча ул 17 авыл биләмәсе арасында 6нчы урынны (2017 елда 11нче позицияне) биләде. Анда төзекләндерү эшләре үз вакытында алып барыла, сәүдә, мәгариф, мәдәният объектлары, ФАП яхшы эшли, актив эшкуарлар күп. Халык урындагы инициативаларны хуплау проекты, “Безнең авыл” программаларында актив катнаша, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров тәкъдим иткән яңа “Үз урамым” проектында катнашырга да әзер.
Шул ук вакытта Юлай Суфиянович булган проблемаларга – демографиянең, җир һәм милек салымнары җыелуның, биләмәнең үз табышларының түбән дәрәҗәсенә, территориядә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның аз булуына күрсәтте, ихаталарда асралучы мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүе күзәтелә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмаган җирләр бар.
Гомумән, урындагы хакимиятнең һәм гражданнарның башкарасы эшләре бар әле. Һәм алар бу мәсьәләләрне хәл итәргә тырышалар, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итү аларның үзләренә, аларның актив катнашлыгына һәм җаваплылыгына бәйле булуын аңлыйлар. Шуңа күрә авыл кешеләре шәхси характердагы түгел, ә барлык кешеләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Мәсәлән, КФХ башлыгы Н.К.Ситдыйковны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге эшкәртелмәүче җирләр булу борчый, ул авылдашларын берләшергә, җирнең хуҗасы булырга, инвесторлардан ярдәм көтеп тормыйча, үзләрен җирне сөрергә, эшкәртергә чакырды. Наил Кыямович авыл урамнарының берсенә асфальт җәюдә булышлык өчен район хакимияте башлыгына рәхмәт әйтте, шулай ук А.Г.Андреевка авыл Советы территориясендә булган карьердан юлга салу өчен ком-комташ катнашмасын файдалануга рөхсәт бирүләре үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Катай-Токберды юлының начар торышы буенча борчылуын белдерде.
Иске Катай мәктәбе директоры В.Г.Нурисламов белем бирү учреждениесе эшчәнлеге турында сөйләде, район хакимияте ярдәмендә хәл итүне таләп итүче мәсьәләләрне билгеләде. Ул һәм башка чыгыш ясаучылар хуплау һәм урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетка рәхмәт әйттеләр.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлек начальнигы Н.А.Насыйров райондагы криминаль хәлләр турында сөйләде. Көмешкә сату, интернет-мошенниклыкка кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар бүлде. Наил Альфридович авыл Советы хакимиятен һәм гражданнарны полиция участковые белән активрак хезмәттәшлеккә, көмешкә сату, составында спирт булган сыекчаны өйдән сату фактларын ачыклау һәм булдырмау белән бәйле хокук бозулар турында аңа хәбәр итәргә чакырды.
Район хакимияте башлыгы, очрашуга йомгаклар ясап, катайлыларны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштырды, быел нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде. Александр Георгиевич авыл кешеләренең барлык сорауларына җаваплар бирде, авыл биләмәсен алга таба үстерүгә үз күзаллауларына басым ясады, перспективалырак юнәлешләрне билгеләде, бу шәхси эшкуарлыкны һәм КФХларны, шәхси ихаталарны үстерү, яңа эш урыннары булдыру. Урындагы властьның бурычы – бу максатларга, иң беренче чиратта, халыкның активрак өлешен җәлеп итү. Гомумән, очрашу эшлекле, ышанычлы шартларда үтте.
Эльвира Шәйхразиева.
Автор фотолары.
Читайте нас: