+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 13:57

Яхшы китаплар бүләк итте

2012 елның 14 февра-лендә китап яратучылар өчен бик яхшы дата – Халыкара китап бүләк итү көне барлыкка килде. Бәйрәмнең төп идеясе - кешеләрне яхшы китаплар бүләк итәргә рухландыру һәм кәгазьдә басылган китапның актуаль бүләк булып калуын һәм хәтта технологияләр гасырында да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү.

Акция кысаларында Боҗыр авыл китапханәсендә китаплар җыю оештырылды, конкурслар, викториналар үткәрелде. Китапханәче Светлана Федоровна Кутлина акциядә катнашучыларны бәйрәмнең идеясе белән таныштырды, китап җыюда барысын актив катнашырга чакырды.
Мәскәүдән якташыбыз Марат Хәнифович Рәфаутдиновның бүләге бу көннең истәлекле һәм мөһим вакыйгасы булды. Ул Боҗыр авыл китапханәсенә 300 китап бүләк итте. Китаплар мәктәпкәчә төркем, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен билгеләнгән. Аларның тематикасы төрле: детектив, сәламәтлек, мәхәббәт, методик әдәбият, сүзлекләр, спорт һәм башкалар.
Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте иганәчелек ярдәме өчен Марат Хәнифовичка зур рәхмәт белдерә. Якташыбызга ныклы сәламәтлек, иминлек тели, тормыш аңа күңелле мизгелләр һәм яхшы бүләкләр насыйп итсен.
Гөлгенә ВАСИЛЬЕВА, Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: