+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 апрель 2019, 14:35

Үз организмыңа колак сал

“Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән грек философы һәм шагыйре Ювенал. Борынгы хакыйкать гади генә, әмма аңа ирешү җиңелдән түгел. Безнең күбебез табигатьнең, үз организмының көченә һәм витаминнарның тылсымына ышана, ә менә аның турында хәстәрлек күрергә һәм сакчыл карарга кирәклеген онытып җибәрә. Яхшы эш, “зур эш хакы” алырга яки нәрсәгәдер ирешергә теләп, кеше организмын тәрбияләүнең гади законнарын исеннән чыгара. Нәкъ шуның өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләре ел саен 7 апрельдә Сәламәтлек көнен билгелиләр.

Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләү традициясе ХХ гасыр уртасында, 1948 елда, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң планета халкы яшәү һәм үлем, милләтнең сәламәтлеге һәм нәселне дәвам итү проблемасын кискен тойгач барлыкка килә. Ул сәламәтлек саклау проблемалары белән шөгыльләнүче Бөтендөнья оешмасының беренче утырышы көненнән барлыкка килә. Берләшмә барлыкка килү белән Русия сәламәтлек саклауның глобаль һәм урындагы проблемаларын тикшергәндә актив катнаша. Акцияләрдә катнашучылар, барлык илләрнең һәм шәһәрләрнең җирле кешеләре бу көнне сәламәтлекнең кадерен һәм хәвефсезлекнең һәм профилактиканың элементар кагыйдәләрен күзәтүнең ничек мөһим булуын тоя алалар. Тантана инициаторлары бу ярышларда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмавына ышаналар – иң мөһиме халыкның төрле катламына сәламәтлекне саклауның төп кагыйдәләренең актуальлеген җиткерү, яшь буынны аның кыйммәтенә төшендерү һәм аларны ак халатлы кешеләрдән курыкмаска өйрәтү. Елына бер тапкыр табибка бару теш чистарту кебек мөһим чара булырга тиеш. Шәфкатьлелек фондлары, акцияләре һәм авыр чирлеләр өчен акча җыюга юнәлтелгән күмәк чаралар балаларга операция ясауны, реабилитацияләүне уңайлы үтүне һәм аякка басуны тәэмин итә.
Бөтендөнья сәламәтлек көнендә медиклар күмәк тантаналар үткәрү белән чикләнмәскә, өйдә дәвам итәргә - күнегүләр ясарга, спорт залына яки бассейнга баруны планлаштырырга, “суыткычка тикшерү” үткәрергә һәм бөтен гаилә белән начар азыклардан котылырга киңәш итәләр.
Ярты ел саен комплекслы тикшерү үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә (өйдә зарядка ясарга яки эшкә җәяү йөрергә), кайвакыт яраткан, әмма зыянлы азыктан баш тартырга, атнага бер тапкыр организмга ял ясарга - туйганчы йокларга, хәстәрлекләрдән азат итәргә, авыр ризык һәм алкоголь белән мавыкмаска кирәк. Күп вакытны саф һавада үткәрергә, җиләк-җимеш һәм яшелчә витаминнары ашарга. Иң мөһиме, аңа нәрсә кирәклеген сездән яхшырак белгән үз организмыңа игътибарлы булырга. Чөнки авырулар һәм хәлсезлек - сезнең нәрсәнедер дөрес эшләмәвегез турында аннан килгән җитди сигнал.
Фәнзәлия ФӘРВӘҖЕВА,
гигиена тәрбиясе буенча инструктор.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: