+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 апрель 2019, 18:22

Алга, Башкортстан!

Гасыр дәвамында Башкортстан дәүләтнең терәге булды һәм булып кала. Республикада яшәүчеләр илебез сәнәгатен, авыл хуҗалыгын, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә саллы өлеш кертәләр.

Гасыр дәвамында Башкортстан дәүләтнең терәге булды һәм булып кала. Республикада яшәүчеләр илебез сәнәгатен, авыл хуҗалыгын, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә саллы өлеш кертәләр.
Районда республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналар үтте. Чарада мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Респуб-ликасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары В.А.Тюр, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов, шулай ук депутатлар, район үсешенә зур өлеш керткән ветераннар һәм кешеләр катнашты.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев тамаша залында җыелучыларга мөрәҗәгать итте. Александр Георгиевич чыгышында безнең районның да республиканың динамикалы үсешенә үз өлешен кертеп шушы юлны үтүен билгеләде. Безнең барлык казанышлар – анда яшәүче талантлы, максатка омтылучан, татулык яратучы бакалыларның хезмәте. А.Г.Андреев тантаналы шартларда үз эшләре белән районның чәчкә атуына һәм үсешенә булышлык иткән, шулай ук аларны алга таба тормышка ашыру өчен файдалы идеяләре булган бакалылар төркеменә Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына юбилей медальләрен һәм район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров исеменнән Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары В.А.Тюр, республика парламенты исеменнән БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов бакалыларны җылы тәбрикләделәр.
Гаилә парлары - Муфазаловлар һәм Әхмәтгәрәевларны хөрмәтләү чараның дулкынландыргыч мизгеле булды.
Фойедә милли ихаталарның бай күргәзмәсе куелган - татарлар, керәшеннәр, чувашлар, марилар үзләренең милли блюдолары, җырлары, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Тантаналы чара районның иң яхшы иҗади коллективлары тарафыннан әзерләнгән чагу концерт номерлары белән тәмамланды.
Читайте нас: