+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 апрель 2019, 18:28

Өч проект тикшерделәр

Район хакимиятендә хакимият башлыгы А.Г.Андреев рәислегендә «инвестиция сәгате»нең чираттагы утырышы үтте. Анда район эшкуарлары һәм КФХ башлыклары белән хезмәттәшлек итүче барлык хезмәтләрдән вәкилләр, шулай ук территорияләрендә булдыклы кешеләр эшләгән авыл биләмәләре башлыклары катнашты. “Инвестиция сәгате” регламентына ярашлы өч инвестиция проекты каралды.

Район хакимиятендә хакимият башлыгы А.Г.Андреев рәислегендә «инвестиция сәгате»нең чираттагы утырышы үтте. Анда район эшкуарлары һәм КФХ башлыклары белән хезмәттәшлек итүче барлык хезмәтләрдән вәкилләр, шулай ук территорияләрендә булдыклы кешеләр эшләгән авыл биләмәләре башлыклары катнашты. “Инвестиция сәгате” регламентына ярашлы өч инвестиция проекты каралды.
Беренче булып проектын Мостафа авылыннан З.Г.Насыйрова тәкъдим итте. Зәлифә Гариповна сәүдә эшчәнлеге белән 1999 елдан шөгыльләнә. Көндәлек кирәкле товарлар магазины, пекарнясы бар. Гаилә зур ярдәмче хуҗалык, берничә баш мөгезле эре терлек, сарыклар тота, хуҗалык итүнең кече формаларына (КФХлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар) мал азыгы хәзерләү хезмәтләре күрсәтү өчен техникасы бар. Эшкуарның планында - эшчәнлекне киңәйтү, атчылык һәм ат итеннән ярымфабрикатлар һәм колбаса изделиеләре җитештерү белән шөгыльләнү. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен Зәлифә Гариповна атлар сатып алу өчен 300 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алуга исәп тота, шулай ук терлекләрне асрау өчен бина алуда ярдәм сорый.
Икенче проект - Ахман авылыннан КФХ башлыгы А.Н.Асанбаев бәрәңге үстерүне киңәйтергә тели. 2015 елда Александр Николаевич 1 500 мең сум күләмендә грант алган, шул акчага “Беларус 82.1” тракторы, төягеч, бәрәңгене сортларга аеру, казу җиһазлары, туфрак эшкәртү фрезасы һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. 2018 елда 18 гектар мәйданнан ул 540 т уңыш җыйган, бәрәңгене БР территориясендә, төбәктән читтә дә сата. Быел фермерның планында чәчү мәйданнарын 25 гектарга кадәр арттыру, кишер һәм аш чөгендере үстерү, шулай ук үз акчасына яшелчә саклагыч төзү. Яңа яшелчә саклагыч өчен җиһаз сатып алуга чыгымнарның бер өлешен республика программасы исәбенә кайтарырга мөмкин булачак.
Өченче проектның инициаторы Мостафа авылында яшәүче яшь фермер И.Җ.Фәрукшин. Илгизәр Җәмгытдиновичның төп эшчәнлек юнәлеше – сөт һәм ит җитештерү. Бүген аның хуҗалыгында 27 баш мөгезле эре терлек һәм 9 ат, кирәкле техника комплексы бар. Яшь кешенең планында кара-чуар токымлы яшь таналар сатып алу - монда аңа “Эш башлаучы фермер” программасында катнашу булышлык итәчәк.
“Түгәрәк өстәл” артында “инвестиция сәгате”ндә катнашучылар шәхси эшкуарлар очрашкан агымдагы мәсьәләләрне тикшерделәр, проблемаларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев очрашуда катнашучыларны хуплады, җаваплы кешеләргә проектларга ярдәм итүне йөкләде, аларның үтәлешен ул үз контроленә алачак.
Э.СОлтанова.
Читайте нас: