+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 апрель 2019, 18:21

Экологик шимбә өмәләре старт алды

Районда чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы башланды. Беренче гомумрайон экологик өмә шимбәдә, 6 апрельдә, үтте. Иртәдән үк район үзәгендә музыка яңгырады, сәүдә рәтләре эшләде, көн дә кояшлы, матур булды.

Районда чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы башланды. Беренче гомумрайон экологик өмә шимбәдә, 6 апрельдә, үтте. Иртәдән үк район үзәгендә музыка яңгырады, сәүдә рәтләре эшләде, көн дә кояшлы, матур булды.
Мәдәният сарае каршында экологик шимбә өмәсе алдыннан митинг узды. Район Мәдәният сарае артистлары барысына яхшы кәеф бүләк иттеләр, һәм чарада катнашучыларның Бакалыда чисталык һәм тәртип булдыру теләге артты.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов сәламләү сүзендә шимбә өмәсендә катнашучыларга яхшы һәм сыйфат белән эшләүләрен, әйләнә-тирә территорияне ямьләндерүләрен, үзләренең ваемсыз булмавы һәм хезмәтне сөюләре белән авылда барлык яшәүчеләргә үрнәк бирүләрен теләделәр.
Шимбә өмәсендә катнашучылар алдында шактый зур бурычлар торды: карны тарату, узган елдан калган яфракларны, чүп-чарны тырмалап өю һәм җыеп алу, урналарны һәм эскәмияләрне буяу һәм ремонтлау, агач кәүсәләрен агарту, бордюрлар буяу һәм башкалар. Бакалылар боларның барысын эшләделәр. Барлык оешмалар һәм предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, эшкуарлар, шәхси секторда яшәүчеләр яхшы эшләделәр.
Икмәк кабул итү предприятиесе, “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте, район үзәк дәваханәсе, Пенсия фонды, район хакимияте, “Гаилә” бүлекчәсе, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, Саклык Банкы, агроколледж, “Коммунхоз” МУП, үзәкләштерелгән бухгалтерия, психоневрологик интернат, “Җылылык челтәре” МУП, “Комфорт” җәмгыяте, балалар бакчалары, “Олимп” ФСК, районның эчке эшләр бүлеге коллективлары, газчылар, энергетиклар һәм башкалар шимбә өмәсенә күмәк чыктылар. Бер сүз белән әйткәндә, гомуми йортыбызны төзекләндерү һәм чистарту эшенә барысы кушылды. Район үзәге күзгә күренеп ямьләнде, урау юл буйлары, агач посадкалары күпкә чистарды. Бакалыдагы 1нче һәм 2нче, коррекцион мәктәпләр зур эш үткәрделәр. Шимбә өмәсенә эшкуарлар һәм шәхси йортларда яшәүчеләр кушылды.
Төзекләндерү айлыгына старт бирелде. Беренче күмәк шимбә өмәсе 6,5 меңнән күбрәк кешене берләштерде. Чистарту һәм төзекләндерү чаралары районның барлык торак пунктларында үткәрелде. Тырыш эш нәтиҗәсендә каты коммуналь калдыклар полигонына 110 тоннага якын яки 305 кубометр тирәсе чүп чыгарылды. Шимбә өмәсенә 47 берәмлек техника җәлеп ителде, 40тан күбрәк туклану урыны оештырылды. Бу әле беренче генә өмә. Атна саен районда «чиста пәнҗешәмбеләр» үткәрү планлаштырыла, чираттагы күмәк шимбә өмәсе һәм агачлар утырту буенча акция 27 апрельдә булачак.
Хөрмәтле районда яшәүчеләр!
Әйдәгез, шимбә өмәсен-дә эшләгән кешеләр хезмәте-нең кадерен белик, үз террито-рияләребездә чисталыкны һәм тәртипне күзәтик. Бакалы районы – безнең гомуми йортыбыз, һәм ул чәчкә атарга тиеш. Безне кече туган илебездә чисталыкның күзәтелүе кызыксындырырга тиеш.
Айлык, күмәк төзекләндерү эшләре үткәрелгән чорда Бакалы авылының каты коммуналь калдыклар полигонына чүпне шәхси автотранспортта чыгару рөхсәт ителүе турында белдерәбез. Чүп-чарны санитария-гигиена таләпләрен күзәтеп, ягъни кузовны каплап илтергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, һаваны төтен һәм чүп-чар янудан килеп чыккан продуктлар белән пычратмау, шулай ук янып китүләрне һәм янгыннарны булдырмау өчен учак ягу һәм чүп-чар, калдыклар яндыру тыела.
Читайте нас: